(2 март, 2016 ел) 15 мартта Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясендә Рәшит Ваһапов фестивале заманабызның иң көчле татар тавышы булган Илһам Вәлиевның тәүге концертын тәкъдим итә.
Башкортстанның атказанган артисты, Рәссәйнең “Алтын битлек” бүләге иясе Илһам Вәлиев хакында татар-башкорт халыкларының, Рәсәй тыңлаучыларының горурлыгы дип әйтү зурайту, арттыру булмас.
Аның күпкырлы иҗат колачы, вокал мөмкинчелекләре гаҗәпләнерлек, башкару алымнары үрнәк итеп тотарлык әсбап табыш. Татар халкының вокал-җыр сәнгатен үстерү, киң таратуга дөньякүләм югарылыкта өлешләрен керткән шәхесләребез берничә генә, алар күп була алмый. Ир-егет тавышлардан Р. Ваһапов, И.Шакиров, Х.Бигичев, Ф.Насретдинов, А.Аббасов, Н.Даутов, М.Хисматуллиннар күтәреп калдырган югары планканы иңнәрендә тота алырлык мөмкинчелеге булган шәхесләрдән соңгы елларда бары тик Илһам Вәлиев исемен генә китерә алам.
Академик нигезгә утыртылган, махсус белемле, куелган тавыш, табигыйлектән аерылмыйча төрле жанрдагы вокал әсәрләрне өлгергән оста биеклегендәге башкара алучы, халык йөрәген әсир итәрлек, милли горурлык хисе тәрбияли алырлык бердәнбер тавыш бүгенге көндә, һичшиксез, Илһам Вәлиевта.
Барлык регистрларда да тигез, көчле, моңлы, бизәкләргә бай, якты аһәңнәр белән әсәрне ача белүе белән сокландыра, уйландыра ул. Композитрлар әсәрләренең төрле кичерешле, аңа кадәр дистә еллар ишетелеп торган җырларны да үз аңы аша, үз күрүендә бөтенләй башка әсәр итеп тыңлаучыга җиткерә белү остасы. Ташкындай көч, я бәллүрдәй үтә-күренмәле югары авазларны челтәрдәй итеп үрә алу зур осталык, профессональ югарылык сорый. Илһамның мөмкинчелекләрендә болар барысы да гөл бәйләмедәй үз урынында тезелгән. Бу татар баласының искиткеч матур тавышын дөньяның төрле затлы заллары бизәге итәргә була, тавышы залларны, тыңлаучы йөрәген тетрәтә алырлык. Ни кызганыч, Татарстан сәхнәләрендә ул бик сирәк, әмма тансык артист. Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театры труппасының нигез баганасын тотып торырлык җырчының тавышы әлегә үги хәлендә. Кирәксенмиләрме, теләмиләрме?! Югыйсә, яшь башкаручылар өчен якты маяк, әйдаман, остаз булыр иде.
Яшьләр дә Илһам Вәлиев янына басып җырлар, бер сәхнәдә иҗат итәр өчен шул югарылыкка тартылырлар иде. Илһам Казан дәүләт консерваториясендә укытса, үз башкару алымнарын яшьләргә өйрәтсә, киләчәктә менә дигән шәкертләрен әзерләр иде. Дөнья буйлап опера театрларында тенор тавышлы җырчыларга кытлык кичерелә, алар сирәк. Бигрәк тә Илһам Вәлиевныкы кебек табигатьтә сирәк очрый торган тавышлылыр. Гәүдәгә зур да булмаган Вәлиев фигурасы белән сәхнәгә кабатланмас олы, чын сәнгать чыга. Аңа карап сәхнәдә мәртәбәле, сәләте чиксез зур аваз рәссамын күрергә була. Теләсә кайсы катлам тамашачы аның хезмәтләрен игътибар белән, әсәренеп, тетрәнеп тыңлый, күзәтә, ишетә, белә. Чөнки һәр аваз ихлас, ышандырып әйтелгәндә тыңлучы битараф була алмый. Тыңлаучы музыкада коена. Галимнәр адәм баш миенең МУЗЫКА төп азыгы икәнен күптән исбатладылар инде. Кеше аңы үсешенә, яшәешенә никадәр чиста-саф акыл азыгы бирә бу егет. Илһам Вәлиев иҗаты яшәргә көч өсти, ышаныч арттыра, якты өмет уята. Ул ялтырап торган үз сукмагына эз салып бара. Милләтне үз артыннан тавыш биреп тайпылмаска өндәп чакыра! Ишетик, аның нияте изгедән.