(2 март, 2016 ел) Татарстан парламенты “Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирасы турында”гы закон проектын булдырачак. Моның өчен ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев җитәкчелегендәге эшче төркем булдырыла.
Бу хакта әлеге комитет утырышында хәбәр ителде. Разил Вәлиев сүзләренчә, Россиядә мондый закон гамәлгә кертелмәгән һәм республика бу өлкәдә беренчеләрдән булып эш башлый.
Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова хәбәр иткәнчә, матди булмаган мәдәни мирас телләр төрлелегеннән башка яши алмый. Нәкъ менә телләрдә алдагы буынның тәҗрибәсе чагылыш тапкан һәм халыклар турында мәгълүмат саклана. Моннан тыш, сөйләм иҗаты кебек матди булмаган мәдәни мирас тулысынча телгә бәйле.
“Матди булмаган мәдәни мирасны саклау өчен телләрне, телләр мохитен саклау кирәклеген аңлау мөһим”, — дип, депутатлар игътибарын юнәлтте ул.
ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, матди булмаган мәдәни мирасны саклау буенча Әзербайҗан, Төркмәнстан, Беларусь, Кыргызстан, Латвия, Молдава, Казакъстан һ.б. илләрдә бик күп эш башкарылган.
“Безгә Белгород өлкәсе тәҗрибәсен дә өйрәнү комачау итмәс. Иң элек алар дәүләт реестры хакында нигезләмә кабул итте. Соңрак әлеге реестрны ясаячаклар. Моңа охшаш законнар исә Тыва, Хакасия, Алтайда да кабул ителгән. Бу закон кирәкле”, — диде.
Разил Вәлиев вәгъдә иткәнчә, закон проекты ел азагына әзер булачак.