(8 март, 2016 ел) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мөрәҗәгать итә.
“Кадерле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм.
Әлеге бәйрәмне билгеләп үтү күптән күркәм традициягә әйләнде һәм, мәхәббәт, матурлык тантанасы булып, безнең күп милләтле халкыбыз тормышында ныклы урын алды. Балачактан ук 8 Март йөрәкләрдә якты хатирәләр калдырган. Үсмер чакта бу бәйрәмдә әниләрне һәм дәү әниләрне, өлкәнәя төшкәч, әле тагын сөеклеләребезне, ә, олыгайгач, кадерле кызларыбызны һәм оныкларыбызны тәбриклибез.
Бик күп мәшһүр шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, рәссамнар ханым-туташларга мәхәббәтен аңлатып, кабатланмас әсәрләр иҗат иткән. Быел без 130 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк бөек әдибебез Тукай да әлеге садә хис турында шагыйранә итеп:
«Һич хуҗалыкны кабул итмәм бөтен дөньяга мин,
Булмага мөмкин икән гыйшык, мәхәббәт ялчысы», – дип язган.
Халыкара хатын-кызлар көне, милләтенә, диненә, җәмгыятьтә нинди урын тотуына карамастан, барлык кешеләрне берләштерә. Чөнки ул нәфис затларга хөрмәт тәрбияли, Ана булуның һәм традицион гаилә мөнәсәбәтләренең мәңгелек әһәмиятенә игътибарны көчәйтеп, гомумкешелек кыйммәтләренә мәдхия җырлый.
Хатын-кызлар җәмгыять тормышында зур роль уйнаган Татарстанда аларның үз мөмкинлекләрен, көч-сәләтләрен файдаланып, шәхес буларак үсеше өчен кирәкле барлык шартлар тудырыла. Таланты, яшәү дәрте, активлыгы нәтиҗәсендә, гүзәл затларның мәгариф, мәдәният, фән, бизнес һәм дәүләт идарәсе өлкәсендә ирешкән уңышлары сокландыра. Җитештерүдә, авыл хуҗалыгында эшләүче хатын-кызларга республикабызның үсеш-алгарышына бәяләп бетергесез өлеш кертүләре өчен тирән ихтирам белдерәбез.
Хатын-кыз ветераннарыбыз аеруча олылауга, кадерләүгә лаек. Алар, ирләр белән беррәттән, Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын кичте, хәрабә хәлендәге илне күтәрүдә тырыш хезмәт куйды. Чиксез зур рәхмәт сезгә!
Мөхтәрәм хатын-кызлар, ышанычлы адымнар белән, горур рәвештә, нәзакәтлелек һәм сөйкемлелек кебек сыйфатларыгызны җуймыйча, тормыш юлыннан армый-талмый баруыгызны, туганнарыгыз һәм якыннарыгызга ярату, наз, күңел җылысы биреп, бәхетле яшәвегезне телим! Дөньялар тыныч, имин булсын!
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов”.