20 март көнне 10:00 сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда Нәүрүз бәйрәме башланачак.
Нәүрүз – Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме. Нәүрүз чорга — 19, 20, 21 я 22 мартка туры килә.
Нәүрүз бәйрәмен татарлар да каршылый. Яңа елны март аенда башлап җибәрүнең татарлар яшәгән Урта Идел буенда булганлыгы мәгълүм. Ул чорда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага — 10 көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар, шәкертләр башкарган. Нәүрүз такмагын укып яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Яңа елны каршылау буларак бүгенге көндә Нәүрүз бәйрәмен Иран һәм Әфганстан, дәүләт бәйрәме буларак – Таджикистан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Төрекмәнстан, Әзербайҗан, Албания, Гыйрак Курдистаны , Һиндстан, Македония, Төркия; шулай ук Россиянең көньягында: Татарстанда, Башкортстанда уздыралар.
Бәйрәм кунаклары өчен Казанда Татарстан халыклары Ассамблеясы составына керүче милли-мәдәни автономияләр зур концерт программасы әзерләячәк, милли стильдә бизәлкгән чатырлар корачак. Биредә шулай ук Нәүрүзне бәйрәм итүче халыкларның милли аш-суыннан авыз итәргә мөмкин булачак.
2014 елдан Татарстанда Нәүрүз, Май чабу кебек үк, республика бәйрәме дип санала.
Оештыручылар: ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты, Казан шәһәре мэриясе.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге