(15 март, 2016 ел) ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова бүген Молдова Республикасының Гагаузия автоном-территориаль берәмлеге Гагаузия Башлыгы урынбасары Олеся Танасогло җитәкчелегендәге делегация әгъзалары белән очрашты.
Сәфәр республикада 15-17 мартта узачак Гагауз мәдәнияте кысаларында узды.
Очрашуда ТР Дәүләт Советының закон һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Нугуманов, Гагаузия Халык җыены депутаты Роман Тютин, Гагаузия Баш мәдәният һәм туризм идарәсе башлыгы Василиса Петрович, Гагаузия Чадыр-Лунга районы рәисе Валентин Кара һәм Чадыр-Лунга шәһәре мэры Анатолий Топал катнашты.
Кунаклар Парламент үзәген карады, ТР парламентаризмы музеенда булдылар, Дәүләт Советы эшчәнлеге белән таныштылар.
“Безнең халыкларның уртаклыклары күп, — дип ассызыклады Римма Ратникова очрашуны ачып, — бер үк вакытта диярлек якынча шул ук милли үзаңны күтәрү, традицияләрне, телне һәм мәдәниятне саклау буенча тарихи юл үттек. Татарстан белән Гагаузиянең бу юлны тыныч узуы мөһим”.
Римма Ратникова делегация әгъзаларына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның җылы сәламләү сүзләрен җиткерде, хәзер ул Малайзиядә рәсми сәфәрдә белән. Ул кунакларны Татарстан һәм гамәлдәге дәүләт программалары белән таныштырды.
Гагаузия җитәкчеләрен бигрәк тә туган телне саклау һәм үстерү мәсьәләсе кызыксындырды. Бу мәсьәләдә Татарстан тәҗрибәсе турында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев бәян итте.
“Телләр турындагы закон Татарстан Республикасында беренче законнарның берсе, — дип ассызыклады ул. — Бу әлеге проблемага безнең мөнәсәбәтнең мөһим булуы турында сөйли”.
Разил Вәлиев билгеләп үткәнчә, бүген республика мәктәпләрендә ике дәүләт теле дә тигез күләмдә укытыла. Татарстанда дәүләт теле буларак, рус һәм татар телләреннән тыш, республикада яшәүче барлык халыклар телләренә дә зур игътибар бирелә.
“Гагаузиядә өч дәүләт теле: рус, гагауз һәм молдова, — дип билгеләп үтте Гагаузия Башлыгы урынбасары Олеся Танасогло. — Әмма законнар рус телендә генә кабул ителә. Үзебезгә кайту белән туган телдә эш алып баруны кертербез”.
Гагаузия делегатлары мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль сәясәт мәсьәләләрен дә игътибар үзәгенә алды. Социаль сәясәт комитет рәисе Светлана Захарова Татарстанда ФАПлар, авыл клублары, тәрбиягә алучы гаиләләр институтын үстерү буенча Президент программаларын тормышка ашыру турында сөйләде. Ул билгеләп узганча, партпроектлар кысаларында күп кенә мәсьәләләр буенча республика җитәкчелегенә “Бердәм Россия” партиясе тарафдарлары да кушыла. Сәламәтлек саклау өлкәсен киң күләмле модернизацияләү эре дәвалау учреждениеләрен ремонтлау һәм җиһазлау мөмкинлеге бирде, чиратта – беренчел звено.
“Барыннан да элек, безгә халыкның үз сәламәтлегенә мөнәсәбәтен үзгәртү зарур, — дип ассызыклады Светлана Захарова.
Очрашуда катнашучылар башка мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар, шулай ук бүгенге визит Гагаузия белән Татарстан мөнәсәбәтләрне ныгытачак, дип ассызыкладылар.
ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге шул хакта хәбәр итә.