(16 март, 2016 ел) Мәскәү өлкәсе Дубна шәһәре халкы һәм кунакларына татар халкының мәдәнияты һәм гореф-гадәтләре белән танышу мөмкинлеге туды. 15 март көнне әлеге шәһәрдә татар мәдәнияты атнасы ачылды.
Чара кысаларында Милли мәдәният үзәгендә татар халкы музыкасы кичәсе үтте һәм декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе ачылды. Экспозиция үз эченә шәһәр халкының шәхси коллекциясеннән булган әйберләрне алган: күргәзмә кунаклары милли костюмнар, аяк киемнәре һәм көнкүреш кирәк-яракларын күрә ала.
16 март көнне “Историческая личность пророка Мухаммеда – основателя ислама” исеме астында түгәрәк өстәл, ә 17 март көнне татар шагыйре тууга 110 ел тулу уңаеннан шигырь кичәсе үтәчәк.
“Барлык чараларда да төрле милли группа вәкилләре катнаша: болгарлар, чехлар, словаклар, казахлар, белоруслар. Барысының да татар халкының мәдәнияты белән якыннанырак танышасы килә”, — дип сөйләде Милли мәдәният үзәге җитәкчесе Лилия Алексеева. Аның сүзләренә караганда, татар автономиясе шәһәрдә иң зурдан санала. Аңа 400дән артык кеше керә.
“Вести Дубны” басмасы хәбәр иткәнчә, Милли мәдәният үзәге шәһәрдә өч ел элек ачылган булган. Ул милли диаспораларны берләштерә. Ә диаспоралар Дубна шәһәрендә ике дистәдән артык.