(17 март, 2016 ел) Әстерхан өлкәсенең эре транспорт компаниясе коры йөк ташый торган судно сатып алып, аны татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, публицист, әдәби тәнкыйтьче, яңа заман татар әдәбиятына һәм әдәби теленә нигез салучы Габдулла Тукай (1886-1913) исеме белән атаган.
“Елга-диңгез” класслы “Габдулла Тукай” теплоходы 4000 тоннадан артык коры йөк ташырга сәләтле. Комга терәлергә 3 м 65 см булуы суы азайган Каспийда, Иделдә йөрү өчен уңайлы. Аерым алганда, “Габдулла Тукай” судносы Каспийны “колачлап” йөзәчәк. “Татарның мәшһүр шагыйре исеме бу планетада тагын да күбрәк кеше арасында таныла барыр. Бәки кешеләр интернетка кереп, Тукай биографиясе белән кызыксыныр, әсәрләрен укыр”, — дигән бу уңайдан Әстерхан өлкәсе Думасы депутаты, ВТС компанияләре төркеме генераль директоры Ринат Әюпов. Якын арада судно, ашлык һәм агач материаллар төяп, Иранга сәфәр чыга.
Искәртеп үтәбез: Әстерханда 74 нче мәктәп Габдулла Тукай исемен йөртә, аның исемендә сквер да бар, шунда Тукай һәйкәле тора. Һәйкәл куюда зур тырышлыгы кергән өлкә Думасы рәисенең беренче урынбасары Әнвәр Алмаев: “Габдулла Тукай олы мирас калдырган, һәм без буыннар аша аның турында хәтер яңартырга телибез. Бу Тукайның тууына 130 ел тулу алдыннан булуы куанычлы”, — дигән ул astroblduma.ru сайтындагы “Габдулла Тукай” Россия флагы астында” дигән язмада.