(18 март, 2016 ел) Казандагы «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены пленар утырышы булды.
Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров, республика парламенты депутатлары, муниципаль районнары башлыклары, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре һ.б. катнашты. Чара Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендә үткәрелде.
Утырыш алдыннан җыенга килгән эшмәкәрләр җитештергән әйберләрдән күргәзмә-сәүдә оештырылган иде.
«Бу күргәзмәдә күргән эшләр безгә үрнәк булып торырга тиеш. Күп кенә әйберләрне без бер-беребездән өйрәнәбез. Татарстанда эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгында эшләүче кешеләр өчен мөмкинлекләр бик зур. Сез дә, Татарстаннан читтә уйларыгызны тормышка ашырып, матур-матур авылларны, шул ук вакытта телебезне, динебезне онытмыйча, безнең республика белән, татарлар белән элемтәләрне онытмыйча матур гына эшлисез», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм алга таба да шул рәвешле эшләп, җыенга килүчеләргә уңышлар теләде.
Ул шулай ук пленар утырышта чыгыш ясаучыларның фикерләренә һәм тәкъдимнәренә игътибар биреләчәген дә билгеләп үтте.
«Без кайда гына булсак та, үзебезнең татарларыбыз белән горурланабыз: кайда гына яшәсәләр дә, алар һөнәрле, булдыклы кешеләр. Шул ук вакытта үз гореф-гадәтләрен, телләрен, диннәрен онытмыйлар. Безгә авылны сакларга кирәк. Әгәр авылны сакламасак, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклау бик авыр булачак. Шәһәрдә бу мәсьәләне хәл итү кыен, — диде республика җитәкчесе һәм әлеге мәсьәләләрнең борчуын, аларны чишүдә эшмәкәрләргә һәм дин әһелләренә таянуын белдерде. — Татарстаннан читтә булган татарлар белән элемтәдә тору бик зур ярдәм ул. Шуны да истә тотыгыз: Татарстанда сезне гел көтеп торабыз, көчтән килгәнчә ярдәм күрсәтергә әзербез, эшләрегез белән горурланабыз. Чит төбәкләргә барганда мин татарлар белән очрашырга, ярдәм күрсәтергә тырышам. Сезнең дә безгә килүегез республика өчен бик мөһим».
Утырыш азагында ул лаеклы һәм үрнәк эш күрсәткән бер төркем милләттәшкә республика бүләкләре тапшырды.
Искәртеп узабыз: әлеге җыен Татарстан башкаласында 16-18 март көннәрендә уздырыла. Быел әлеге җыенга РФның 36 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 660тан артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре чакырулы иде. 16 мартта эшмәкәрләр игенчелек, терлекчелек һәм һөнәрчелек секцияләренә бүленеп эшләде. Кичә, 17 мартта, алар Теләче районында булып, эшмәкәрлек, татар авылының комплекслы үсеше белән танышты.