Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда «Радуга» — «Салават купере» — 2016 фестиваленең гала-концерты булачак

Татарстанда «Радуга» — «Салават купере» — 2016 фестиваленең гала-концерты булачак

admin 21.03.2016

(21 март, 2016 ел) Фестивальнең оештыручылары – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты.

Фестиваль Татарстанда яшәүче төрле халыклар мәдәниятенең үзара дуслык мәйданчыгына әверелүне, милли мәдәниятләр, тел, этнос, йола-фольклор мирасын саклау һәм үстерү традицияләрен дәвам итүне максат итеп куя.

Зона сайлап алу турлары Яр Чаллы, Буа, Нурлат, Лениногорск һәм Казан шәһәрләрендә узды. Балалар иҗат коллективларын һәм аерым башкаручыларны «вокал», «хореография», «нәфис сүз», «инструменталь музыка», «фольклор-йола сәхнә чыгышлары» һәм «рәсем һәм кул эшләнмәләре сәнгате» номинацияләре буенча сайлап алдылар. Катнашучыларның яше – 6дан 18 яшькә кадәр.

Фестиаль 17 апрельдә Казанда, Татарстан халыклары Дуслык Йортында Гала-концерт белән тәмамланачак.

Зона сайлап алу турларының барлык катнашучыларына дипломнар тапшырылды. Фестивальнең Гала-концертында катнашучыларга лауреат дипломнары һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк.

Продолжить чтение

Назад: Казанда Нәүрүзне каршы алдылар
Далее: Татарстан башкаласында финнар татарча җырлаячак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57