(28 март, 2016 ел) 3 апрельнең 15:00 сәгатендә «Такташ нон-стоп» арт-перфомансында һәр теләүче сәхнәгә чыгып, Такташ шигырьләрен укый алачак. Перфоманста танылган шагыйрьләр, музыкантлар, журналистлар, актерлар да катнаша.
Шигырь ташкынына Рәдиф Кашапов, Радик Сәлимов һәм Tatarsis проекты музыкасы кушылачак.
Катнашу өчен өч гади шартны үтәү зарур:
- Вконтакте челтәрендә «Калеб» төркемендә теркәлергә: https://vk.com/kalebtatar;
- 29 мартка кадәр Такташ шигырен укып, төркемгә #такташнонстоп хештегы белән видео йөкләргә;
- 3 апрель көнне Кремль урамындагы 21 нче йортка килергә һәм кичке 4тән 7гә кадәр барачак чарада катнашырга.
«Такташ нон-стоп» Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә JADIDFEST фестивале кысаларында уздырыла. Фестиваль программасында «Кутуй һәм феминизм», «Казан, Такташ һәм аның хатыннары» лекцияләре, рус телле татар бестселлерларына багышланган дискуссия, балалар өчен мастер-класслар һәм милли брендлар җитештергән товарлар күргәзмә-ярминкәсе дә бар.
Тынлыктан туючыларны һәм апрельне дөрес итеп башларга теләүчеләрне калеблеләр шушы чарага чакыра.
Белешмә өчен. «Калеб» – төрле юнәлештә иҗат итүче яшьләрне – композиторлар, шагыйрьләр, рәссамнар, режиссерларны берләштергән проект. Проект яшьләрнең иҗатын таныту, хезмәттәшлек өчен мәйдан булдыруны максат итә. «Калеб» кысаларында иҗади очрашулар, мастер-класс, концерт, лекция, дискуссияләр уздырыла. Проект эшли башлаганнан, 2013 елның апреленнән, бирле 30дан артык чара оештырылган.