(29 март, 2016 ел) ТР Язучылар берлегендә «Творческое содружество» әдәби альманахының икенче басмасын тәкъдим итү чарасы булды. Китапны Бөекбританиянең «Hertfordshire press» китап нәшрияты бастырган. Әлеге альманахта Татарстаннан ике автор — Флора Газиева һәм Зәринә Акчуринаның әсәрләре дә урын алган.
Әлеге альманахта ел саен уздырыла торган «Open Eurasia and Centra Asia Book Forum & Literature Festival-2015» IV конкурс җиңүчеләре һәм лауреатлары әсәрләренең өзекләре, авторларның биографияләре, аларга бәйле мәгълүматлар урын алган. Моннан тыш, альманах ярдәмендә быел уздырыла торган әлеге халыкара конкурсның шартлары белән дә танышырга мөмкин. Тулырак мәгълүмат www.silkroadmedia.co.uk һәм www.rus.ocabookforum.com сайтларында урнаштырылган. Конкурста җиңүченең китабы инлиз теленә тәрҗемә ителеп бастырылачак һәм Лондонда презентацияләнәчәк.
«Творческое содружество»ның икенче саны исә 1 мартта басылган һәм аның презентациясе, Казаннан тыш, Мәскәү, Лондон, Алматы, Астана, Бишкәк, Ташкент, Дүшәнбе, Салехард, Якутск, Минск калаларында уздырылачак.
Китап презентациясенә килгән нәшрият вәкиле Анна Ларин сүзләренчә, әлеге оешма 2002 елда оештырылган һәм Евразия авторлары әсәрләрен дөньяга чыгару белән шөгыльләнә. Алар тарафыннан бастырыла торган китаплар рус яки инглиз телләренә тәрҗемә ителә.
«Безнең төп максатларыбызның берсе — ул язучыларны чит илдә таныту һәм инглиз телле китап укучыларны яңа авторлар белән таныштыру», — диде ул презентация вакытында.
Тәкъдим ителгән альманахта Татарстаннан ике автор — Флора Газиева һәм Зәринә Акчуринаның әсәрләре дә урын алган. Альманах — «Open Eurasia and Centra Asia Book Forum & Literature Festival-2015» конкурсының дәвамы булып тора. 5 ел эчендә, әлеге иҗади бәйгедә Татарстаннан 20 ләп автор катнашкан. Әлеге исемлектә Роза Гарифова, Евгения Афанасьева, Олег Волков, Булат Сәйфуллин һ.б. авторлар бар. Аларның әсәрләрен www.hertfordshirepress.com сайтында да укырга мөмкин.
Анна Лари сүзләренчә, альманахка әсәрле сайлап алганда теманың үзенчәлекле һәм актуаль булуына игътибар ителә. Конкурста катнашырга теләүчеләрнең яше чикләнмәгән. Анда тезмә һәм чәчмә әсәрләр иҗат итүчеләр катнаша ала, жанр ягыннан да чикләүләр юк. Альманах үзе 500 данә тираж белән бастырыла, әгәр дә аңа ихтыяҗ булса, алга таба тираж санын арттырырга да мөмкин, ди нәшрият вәкиле. «Альманах ул конкурсның дәвамы буларак бастырыла һәм бәйгедә катнашучыларга юнәлдерелә. Бу исә, үз чиратында, тәҗрибә алмашу өчен кирәк. Альманах шуның белән кызыклы», — диде ул чыгышында.
Бу чарага Нәҗибә Сафина, Лилия Газизова кебек танылган каләм ияләре һәм иҗат юлын яңа башлаучы иҗат әһелләре килгән иде.