(1 апрель, 2016 ел) 2016 елның 27 апрелендә Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Этноконфессиональ һәм милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча Дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый берләшмәләр һәм мәгариф оешмаларының үзара бәйләнеше: төбәк аспекты” (Взаимодействие органов государственной власти, общественных объединений и образовательных учреждений по гармонизации этноконфессиональных и межнациональных отношений: региональный аспект) II Халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.
Конференциянең максаты – җәмгыяттә милләтара һәм динара аралашу культурасын формалаштыру буенча гамәли тәҗрибә һәм фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән алмашу; Дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый һәм милли-мәдәни берләшмәләр, мәгариф өлкәсендәге ведомстволар, югары уку йортлары, мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү оешмалары арасындагы элемтәне киңәйтү.
Фикер алышу өчен сайланган проблемалар:
- Динара мөнәсәбәтләрне үстерү реалияләре һәм проблемалары: гореф-гадәтләр, сәяси-хокукый аспектлар, заманча тенденцияләр;
- Милли сәясәт стратегияләрен чынга ашыру эше кысаларында иҗтимагый һәм милли-мәдәни берләшмәләр белән Дәүләт структуралары арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу;
- Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге мәдәни-белем бирү киңлекләрендә гражданлык, этник, динара толерантлыкның бәйләнеше;
- Белем бирү ошмаларында милләтара аралашу культурасын тәрбияләү проблемасы;
- Заманча мәгарифтә күпмәдәниятлы шәхес формалаштыру проблемасы;
- Мәдәниятлар диалогы – күпмәдәниятлы мәгарифнең эффектлыгы шарты;
- Этник һәм дин төрлелеге зур булган төбәкләрдә милләтара һәм динара аралашу культурасын формалашытру үзенчәлекләре;
- Гражданлык җәмгыятен төзүдә милләтара һәм динара аралашу культурасының роле;
- Милләара аралашу культурасы тәрбиясенең хокукый, әхлакый-этик һәм дини нигезләре;
- Милләрара һәм динара аралашу культурасын тәрбияләүдә диннең мәдәни-әхлакый кыйммәтләрен куллану;
- Кешелек мөнәсәбәтләре – милләтара аралашу культурасының югары уңышы;
- Милләтара һәм динара аралашу культурасы – әхлак һәм толерантлык субстанцияләре;
- Дини тәңгәллек һәм динара мөнәсәбәтләр;
- Төбәкләрдәге этикара бәйләнешләр;
- Этник группалардагы этносоциаль һәм этнотел процесслары;
- Россия һәм чит илләрдәге миграция процессларының социаль-психологик-педагогик аспектлары;
- Мигрантларның җайлашуы: проблемалар һәм аларны чишү юллары;
- Күпмәдәниятлы мәгариф шартларында инклюзив белем бирүнең механизмнары һәм технологияләре;
- Киләчәк заман укытучысының этно-мәдәни компетентлыгын формалаштыру;
- Белем бирү процессындагы этнопсихология: этномәдәни һәм күпмәдәниятлы мәгарифне психологик яктан күзәтчелек итү;
- Күпмәдәниятлы мәгариф киңлегендәге психологик иминлек, һәм әлеге киңлектә шәхесне тәрбияләү.
Конференциядә катнашу өчен Россия һәм чит ил галимнәре; милли сәясәт, белем бирү педагогикасы һәм психологиясе, филология, философия һәм социология, тарих, культурология, политология өлкәсендәге белгечләр; Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, мәгариф идарәләре, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Дуслык Йорты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре; мәктәпкәчә, гомумбелем бирү һәм өстәмә белем бирү оешмаларының гамәли эшчеләре, магистрлар һәм студентлар чакырыла.