(14 апрель, 2016 ел) ДТРК “Татарстан” белән берлектә Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортының “Миллият сорау һәм җавап” дип исемленгән телевизион программасы старт алды.
Программа һәр чәршәмбе 9 сәгатьтә чыгачак. Студиягә милли сәясәт өлкәсе белән бәйле кунаклар чакырылачак. Алар — хакимият торганнары, миграция хезмәте, милли-мәдәни берләшмәләр, иҗтимагый оешмалар һәм мәгълумәт чаралары вәкилләре, хокук сакчылары.
Беренче чыгарылышның кунагы ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин булды.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълумәт узәге