(2 апрель, 2016 ел) Сәгать көндезге 3тә Мәскәүнең Н.А.Некрасов исемендәге Үзәк универсаль фәнни китапханәсендә (Бауман ур., 58/25, 14 корылма; метроның “Бауманская” станциясе) милли ашлары клубы утырышы була.
Илебез башкаласындагы Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятенең Татар мәдәнияте үзәге уздырасы чара программасында түбәндәгеләр каралган:
- татар ашлары тарихына экскурс (педагогика фәннәре кандидаты Марат Сәфәров уздыра);
- татарларның танылган төп тәм-томнары (пәрәмәч, өчпочмак, чәк-чәк, кош теле) турында бәян;
- татар милли ризыкларын әзерләү буенча осталык дәресе;
- “Идел” татар фольклор ансамбле чыгышлары;
- милли тәм-томнар белән сыйлану.