(3 апрель, 2016 ел) Казанда Идел буе федераль округы төбәкләре вәкилләре җыелды. Аларның төп максаты – Идел буе федераль округында тотрыклы туристлык маршрутын булдыру. Әлеге маршрут федераль дәрәҗәдә булачак, аның ярдәмендә Россия туристлары белән чит ил туристларын да җәлеп итәргә алыначаклар.
– Безнең округта бу маршрутны җәелдерер өчен ресурслар җитәрлек дәрәҗәдә. Тарихи шәһәрләр дисеңме, яңа заман объектларымы… Җитмәсә, Идел буе федераль округы күпмилләтле дә әле. Монда бер маршрут та юк, дип әйтеп булмый, алар бар. Тик барысы да – сезонлы гына. Елга круизы вакытында турист төбәкнең бар мөмкинлекләрен дә белеп бетерә алмый. Кызганыч, без күршедә генә урнашкан булсак та, туристлык операторлары бер-берсен начар белә, – дип белдерде Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
Бүгенгә әлеге маршрутның төгәл исеме булмаса да, берничә варианты бар икән инде. Идел буе федераль округына кергән барлык 14 төбәк тә Идел елгасына якын урнашу сәбәпле, маршрут исемен дә шуңа бәйләп атау тәкъдим ителә. Тик бу очракта 14 төбәкнең дә бөтен мөмкинлекләре ачылып бетмәячәк. Шулай ук маршрутның исеме күпмилләтле халыклар яки гастрономия темасына да бәйле булырга мөмкин.
Әлеге туристлык маршрутын булдыру идеясе безнең округта урнашкан төбәк вәкилләренең барысында да туган. Бу исә хәзерге вакытта эчке туризмны гына түгел, ә билгеле бер төбәктә гадәти туристны өч көннән дә артык җәлеп итеп булмавы белән дә аңлатыла. Шуңа күрә кешеләргә берничә төбәк белән танышу мөмкинлеген булдырырга тәкъдим итәчәкләр.
Әлеге маршрутның төгәл кайчан булуын әйтүе кыен. Тик шулай да Сергей Иванов белдергәнчә, быел маршрутның эчтәлеген, логистикасы, бәясен дә уйлап бетерергә кирәк булачак. Бәлки шушы маршрут эчендә махсус программалар, тематик экскурсияләр дә оештырырга туры килер әле. 2017 елның кышкы каникулларыннан башлап, әлеге маршрутны тормышка ашыра башларга ниятлиләр.
– Россия сәнгать һөнәрчелегенең өчтән ике өлеше бездә урнашкан. Матрешка, хохлома нәкъ менә бездә барлыкка килгән. Түбән Новгород шәһәре, Городец та тарихи яктан бай калалар, – дип белдерде журналистларга Түбән Новгород өлкәсенең сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлек министры урынбасары Максим Подовинников.
Мари Эл республикасы исә Йошкар Ола, Козьмодемьянск шәһәрләре белән мактана. Бу төбәкнең Юрино бистәсендәге Шереметев сарае – Идел буе федераль округындагы бердәнбер сарай (замок). Мари Элда төбәкара туристлык маршруты тәҗрибәсе дә бар. Мисал өчен, Мари Эл-Татарстан-Чувашия – шундыйлардан.
Самара шәһәре космонавтика белән бәйле шәһәр булганлыктан, бу темага бәйле чаралар да уздырыла. Элеккеге Куйбышев шәһәре Бөек Ватан сугышы вакытында Совет Союзының запас башкаласы буларак игълан ителә. Быел бу вакыйгага да 75 ел тула. Чувашия республикасында исә белем бирү туризмына игътибар зур. Бу төбәк космонавтика, трактор музейлары белән мактана ала. Киров өлкәсе исә халык һөнәрчеләре, палеонтология юнәлеше белән дан тота. Туристларга да шуны тәкъдим итәргә телиләр.
Хәзергә төп бурыч булып туристлар саны түгел, ә нәкъ менә тотрыклы маршрут булдыру тора. “Бәлки 40 елдан шушы маршрут буенча миллионлаган турист йөрер, кем белгән”, – дип елмайды Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе.
Чыннан да, Татарстанның башкалар белән уртаклашыр тәҗрибәсе шактый зур. Моны башка төбәкләр дә ассызыклый.
“2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек буенча туристларны кабул итү серләренә Татарстаннан төшенәсе килә безнең. Шул ук вакытта “ял көннәре” арзанлы туристлык пакетын булдыруны карарга телибез. Вакыйгалы туризм буенча да сезнең республикада мисаллар шактый. Дөресен генә әйткәндә, Татарстанның бу тәҗрибәсен бәяләп бетереп булмый, монда артык тыйнакланырга кирәкми. Бүгенге көндә – Татарстан туризм буенча безгә үрнәк булып торучы иң яхшы төбәк”, – ди Максим Подовинников.
Мари Элда туризм юнәлеше белән әле 2012 елда гына ныклап шөгыльләнергә тотынганнар. “Без һәрвакыт күрешебез – Татарстанга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез, алар беркайчан да булышудан баш тартмый. Мисал өчен, волонтерлык хәрәкәте тәҗрибәсен дә нәкъ менә Татарстаннан үзләштердек”, – ди Мари Эл республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Андрей Пуртов.