(9 апрель, 2016 ел) 2016 елда Татарстан Республикасында уздырылачак милли бәйрәмнәрнең графигы тозелде.
29 май көнне Лаеш районының Никольское авылында “Каравон” XXIV халыкара рус фольклор бәйрәме узачак.
11 июньдә Кукмараның Лельвиж авылында удмурт халкының республикакүләм “Гырон быдтон” бәйрәме булачак.
18 июньдә Мариларның Бөтенреспублика “Семык” милли бәйрәме Әгерҗенең Күлегәш авылында билгеләп үтеләчәк.
25 июньдә Чувашларның “Уяв” бәйрәме Нурлат шәһәрендә узачак.
26 июньдә Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында мордва (эрзя) милләтеннән булганнар һәм бөтен республика халкы “Балтай”ны бәйрәм итәчәк.
2 июльдә Яр Чаллы каласында Славян халкының милли бәйрәме “Иван Купала”ны шулай ук республика күләмендә билгеләп үтәргә җыеналар.
16 июльдә Мамадышның Җөри авылында “Питрау” узачак.