(13 апрель, 2016 ел) Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Сабан туе» татар халык бәйрәмен уздыру турында Указына үзгәреш кертү хакында»гы Указны имзалады.
Документтан аңлашылганча, Казанда быелгы Сабан туе 9 июльдән 28 майга күчерелә. Республика район һәм авылларындагы бәйрәм вакыты үзгәрешсез калды – 4-5 июньдә бәйрәм итәчәкбез.