(18 апрель, 2016 ел) “Республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны һәм тынычлыкны саклау элеккечә үк өстенлекле юнәлеш булып тора, — ди Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. — Әлеге эш Дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру программаларында дәвам иттерелә”.
Чыннан да, Татарстанда милләтара мөнәсәбәтләр торышын күзәтү һәм бәяләүнең комплекслы системасы булдырылган. Бу юнәлештәге эшчәнлек милли сәясәтне тигез гамәлгә ашырырга, низаглы вәзгыятьләр туганда, оператив чаралар күрергә мөмкинлек бирә.
Милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыруда Татарстан халыклары Ассамблеясы, Бөтендөнья татар конгрессы, милли-мәдәни мохтариятләр, дини һәм этномәдәни оешмалар активлык күрсәтә. Диния нәзарәте, шулай ук Татарстан митрополиясе эшчәнлеген дә игътибардан читкә калдырырга ярамый. Православие җәмәгатьчелеге форумы үткәрү, Бөтенроссия татар дин әһелләренең «Милли үзенчәлек һәм ислам» форумын оештыру – болар барысы да халыкларның дус-тату яшәвенә мисал булып тора.
Татарстан — күпмилләтле төбәк. Бүгенге көндә республикабызда алты халыклар Дуслыгы Йорты гөрләтеп эшли. Алар Казан, Чаллы, Тәтеш, Минзәлә, Түбән Кама һәм Нурлат шәһәрләрендә урнашкан.
Васил Хафизов, Түбән Кама халыклар Дуслыгы Йорты директоры:
— Түбән Кама халыклар Дуслыгы Йортында 11 милли оешма эшләп килә. Бездә элек-электән килгән милли йолалар, гореф-гадәтләрне популярлаштыруга зур игътибар бирелә. Айга бер мәртәбә «Кичке уеннар» проекты оештырабыз. Шәһәргә тәүге нигез ташларын салуда, аны торгызуда турыдан-туры катнашучылар аеруча актив. Алар өчен махсус концерт номерлары әзерләнә, үзләре дә гармунга кушылып җырлый, бии.
Түбән Камадагы халыклар Дуслыгы Йортының ачылуына әле ел ярым гына, шуңа да карамастан, бу бинага сукмак өзелми. Ел ярым эчендә биредә 274 чара уздырылган. Шуның утызы — «Кичке уеннар». Балалар һәм яшьләр өчен – 158, өлкән яшьтәгеләр өчен 117 чара үткәргәннәр. “Һәр халыкның — үз йолалары, тормыш юнәлешләре. Барысын да оештырырга омтылалар, — ди Васил әфәнде. — Мәсәлән, таҗикларны гына алыйк. Дуслык Йортына 20-30 ир-ат җыелып, милли мәсьәләләрне бергәләп хәл итәләр. Хатыннарын исә бәйрәмнәрдә генә алып киләләр. Бергәләп тотынгач, катлаулы мәсьәләләр дә җиңел хәл ителә”.
Рамил Йөзмөхәммәтов, Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, көнчыгышны өйрәнү һәм тарих институты доценты:
— Бүген толерантлык сүзе бик популярлашып китте, әмма шәхсән үзем аны кулланмас идем, чөнки бу сүз кешеләр бер-берсенә түзеп яшәргә мәҗбүр дигәнне аңлата. Татарстанда исә төрле милләтләр дус-тату, туганнарча гомер кичерә. Чит ил кешеләре дә Казанны яшәү, уку, эшләү өчен яратып сайлый — биредә бөтен милләтләргә карата кунакчыл, дустанә мөнәсәбәт сизелә. Төрле диннәр Татарстанда үзен иркен, рәхәт хис итә. Аларга үз йолаларын үтәүдә бернинди каршылык тудырылмый, яңадан-яңа гыйбадәтханәләр калкып чыга. Моның сәбәбе — татар һәм рус халыкларының килеп чыгышындадыр, дип уйлым. Алар үзләре дә кайчандыр төрле милләтләр, кавемнәрнең кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән: тамырларыбызда төрки, славян, иран, фин-угор халыкларының каны ага.
Казанда инде 1995 елдан бирле «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» укыту үзәге эшләп килә. Биредә егермедән артык бүлек бар. Мәктәптә уналты милләт вәкиле балалары милли мәдәният, мәгърифәт, сәнгать серләрен үзләштерә. Татарстан халыклары Ассамблеясыннан алынган мәгълүматларга караганда, якшәмбе мәктәпләрендә милләтләрнең телен, мәдәниятен үстерү, тарихын өйрәнү, гореф-гадәт, йолаларын саклап калу өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Маринэ Хухунашвили, “Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе” укыту үзәге директоры:
— Безнең мәктәп — балаларның үзара фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу, аралашу үзәге булып тора. Биредә белем бирү тәрбия һәм укыту процессларын гына берләштереп калмый, ул стандарт булмаган укыту программалары буенча да үткәрелә. Һәр милләт дәресләрне үзләренең авторлык программалары ярдәмендә уздыра. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен дәресләр төрле уеннар, җырлар, шигырьләр өйрәтүгә корыла. Күп очракта, гомуми белем бирү мәктәпләренә әзерләү максатыннан, укытучыларга балаларны рус теленә дә өйрәтергә туры килә.
Әлеге мәктәптә оештырылган фольклор ансамбльләре төрле проектларда, бәйрәм чараларында һәм хәйрия акцияләрендә даими катнаша. 20 апрельдә Казанның Халыклар дуслыгы йортында «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе»нең юбилей концерты оештырылачак.
Милләтара татулыкның югары дәрәҗәсе республика имиджының аерылгысыз бер өлеше булып тора. Монысы — бәхәссез.