(3 май, 2016 ел) Узган җомгада Түбән Камада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросының күчмә утырышы узды.
Бюро әгъзалары иң элек Халыклар дуслыгы йортында булып, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама җирле бүлекчәсе эшчәнлеге, аннан шәһәрнең 76нчы балалар бакчасында милли тәрбия эшчәнлеге белән танышты. Алга таба кунаклар Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә булып “Көйле моңлы татар җыры” балалар җыр бәйгесенең йомгаклау концертын хозур кылды. Аннары Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында булып, татар халкының бөек шагыйре һәйкәленә чәчәкләр китерде.
Көннең икенче яртысында Бюроның пленар утырышы булды. Утырышта ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Разил Вәлиев, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Айдар Метшин, БТК БК рәисе Ринат Закиров, аның урынбасары Данис Шакиров, Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина, тарихчы галим Дамир Исхаков, АКШтан килгән галим Юлай Шамил углы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләре оешмасы Башкарма директоры Фәрит Уразаев, БТК БКның Түбән Кама районы җирле бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, милли активистлар катнашты.
Ринат Закиров утырышта катнашучыларны сәламләп, 11 ел рәттән федераль Сабан туен бергәләп оештыруга күп көч куйганнары өчен район һәм шәһәр башлыгы Айдар Метшинга рәхмәт белдерде. Аннары Бөтендөнья татар конгрессының зур проектлары турында сөйләде.
ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Разил Вәлиев үзенең чыгышында туган телне саклау заруриятен кузгатты.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина район һәм шәһәр күләмендә милли мәгариф һәм тәрбия өлкәсендәге уңышлар, районда туып үскән күренекле якташлары, татар һәм рус телләренең көндәлек тормыштагы кулланылышы, массакүләм мәгълүмат чаралары хакында сөйләде.
Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев 26 еллык тарихы булган театрның үткәне, аның репертуары, еллар дәвамында тупланган тәҗрибәләре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Түбән Кама районы җирле бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев шәһәрдә һәм район авылларында милли тормыш, бу юнәлештә башкарылган эшләре турында бәян итте.
Күчмә утырыш ахырында резолюция кабул ителде. Анда, аерым алганда, түбәндәге тәкъдимнәр каралган:
- Түбән Кама муниципаль районының һәм БТК БКның Түбән Кама бүлегенең татар телен гамәлгә кую, милли мәдәниятне үстерү, этник һәм төбәк үзаңын ныгыту буенча эшчәнлеген хуплау; Татарстан мәгълүмат чараларында, татар мәгълүмат ресурсларында хәзерге шәһәр шартларында татарларның рухи мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча Түбән Кама тәҗрибәсен яктырту;
- БТКның җирле бүлекчәсе эшчәнлеген барлык милли оешмаларга ирештерү; телләрнең иҗтимагый тормышта тигез кулланышын тәэмин итү, шәһәрләрнең, авылларның милли йөзен булдыру, республиканың һәм төбәкләрнең туристларны җәлеп итүдә мөмкинлекләрен арттыру буенча эшчәнлекне дәвам иттерү;
- Түбән Камада һәм башка шәһәрләрдә, районнарда телевидение тапшырулары ике дәүләт телендә тигез кулланылсын өчен мөмкинлекләр табуны сорап, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына, “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенә мөрәҗәгать итү;
- ТР Мәдәният министрлыгына, Мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итеп, оешмаларда, уку йортларында, мәдәният учакларында туган тел мохитен булдыру, мәдәният белән танышу өчен кирәкле матбугат, аудиовизуаль мөмкинлекләрен булдыруны сорау;
- БТКның барлык бүлекләренә, милли-мәдәни мохтариятләргә, барлык милли оешмаларга татарлар яшәгән авылларда һәм шәһәрләрдә милли-мәдәни үсеш, туган телне өйрәнү торышын бәяләп тору, хәлне уңай якка үзгәртү өчен кирәкле чаралар күрүне тәкъдим итү һ.б.