Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Дуслык Йортында Бөек Җиңүгә багышланган концерт узды

Татарстан халыклары Дуслык Йортында Бөек Җиңүгә багышланган концерт узды

admin 06.05.2016

(6 май, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында “Сезнең алда баш иябез, ветераннар!” дип исемләнгән концерт программасы булып узды. Махсус кунак -Татарстан Республикасының халык артисты Илсур Сафин иде. Әлеге чарада халыклар Дуслыгы Йортының иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылары чыгыш ясады. (ФОТО).

IMG_0348

Тамашачыларны сәламләп, ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов чыгыш ясады. Ул озак еллар буе туганнары белән бабасының каберен эзләгәнен сөйләде, аның биографиясе белән бүлеште, сурәтен күрсәтте. Соңыннан ветераннарга сәламәтлек теләде һәм бүгенге тыныч тормыш өчен аларга рәхмәт белдерде.

IMG_0260

Концер  программасы Бөек Ватан сугышында яуланган Җиңүнең 71 еллыгына багышланган видеотасма караудан башланды, соңыннан сугыш кырында ятып калган солдатларны искә алу өчен бер минут тынлык игълан ителде.

Чараның махсус кунагы – Татарстан Республикасының халык артисты Илсур Сафин булды. Ул рус һәм татар телендә сугыш чоры җырларын («Киек казлар», «Катюша», «Герман җыры», «В землянке» һ.б.) һәм һәркемгә таныш булган истәлекле җырларны башкарды («Птица счастья», «Майский вальс», «Поклонимся великим тем годам», «Как молоды мы были» һ.б.). Аның чыгышы һәркемне күңеленә үтте.

IMG_0201

Татарстан халыклары Дуслык Йортының иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылары да тамашачыларны якынлашып килүче бәйрәм – Җиңү көне белән котлады. “Алтын” хореография коллективы рус, татар һәм казакъ биюләре башкарды, ә Амар Якупов һәм Тамара Сурманидзе җырлар башкардылар.

IMG_0359

Концерт программасын Илсур Сафин “День Победы” легендар композициясе белән йомгаклады. Җырчыга залдагы тамашачылар да кушылып җырлап утырды.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57