Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Дуслык Йортында милли киемнәр күргәзмәсе булачак

Татарстан халыклары Дуслык Йортында милли киемнәр күргәзмәсе булачак

admin 10.05.2016

(10 май, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында тәүге тапкыр милли киемнәр һәм эстрада артистларының сәхнә костюмнары күргәзмәсе ачыла. Ул халыклар Дуслыгы Йорты һәм коллекционер Айдар Садыйковның уртак проекты.

IMG_4732

Күргәзмә танылган язучы Кави Нәҗминең тууына 115 ел тулуга багышлана.

Күргәзмә өчен үз костюмнарын «Голос» проектында катнашкан Сәйдә Мөхәммәтҗанова, ТРның атказанган артистлары Алсу Абелханова, Айгөл Бариева һәм Резеда Шәрәфиева, күп санлы премияләр лауреатлары Радик Юлъякшин, Вероника Кузнецова, Азалия Зиннәт, Фирдүс Тямаев, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры артисты Дарья Белова, Лилия Муллагилиева һәм башкалар тәкъдим итәчәк. Шулай ук СССРның халык артисты Илһам Шакиров һәм Россиянең атказанган артисты Ренат Ибраһимов та үз ризалыгын биргән.

Күргәзмәдә шулай ук Татарстанда яшәүче милләт вәкилләре костюмнары да тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә 12 май көнне 15.00дә Татарстан халыклары Дуслык Йортының тантаналар залында ачылачак.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57