(10 май, 2016 ел) 12 май көнне 9:00 сәгатьтә “Россия 1” һәм “Россия 24” каналларында “Миллият сорау һәм җавап” исемле телевизион тапшыруның өченче чыгарылышын карагыз. Студия кунагы — Татарстан Республикасында яшәүче казахларның милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Сәгыйт Джаксыбаев.
«Миллият сорау һәм җавап» тапшыруы ДТРК “Татарстан” белән Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортының уртак проекты.
Программа эфирга һәр чәршәмбе 9 сәгатьтә чыга. Студиягә милли сәясәт өлкәсе белән бәйле кунаклар чакырыла. Алар — хакимият органнары, миграция хезмәте, милли-мәдәни берләшмәләр, иҗтимагый оешмалар һәм мәгълумәт чаралары вәкилләре, хокук сакчылары.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълумәт узәге