(12 май, 2016 ел) Бүген, ягъни 12 майда сәгать кичке 6да Казан «Әкият» балалар үзәгендә (Петербург ур., 57) «Сак-Сок канатларының сере» дип исемләнгән 2 пәрдәле мюзикл премьерасы була. Бу куелышта артистлар да, тамашачылар да — балалар. Мәдәни чара булудан тыш, бу мюзикл — балаларның иҗади сәләтләрен үстерү белән бергә милли татар традицияләрен саклауга юнәлтелгән проект.
«Татар-информ» МА бу хакта апрельдә үк хәбәр биргәнчә, мюзиклның нигезендә «Сак-Сок» бәетенә нигезләнгән сюжет, ә спектакльгә музыканы композитор Ильяс Камал махсус язган. Әсәрдә халык зирәклеге һәм заманча музыка аһәңнәре бергә кушылган.
Куелышта катнашканнарның күбесе балалар булып, алар арасында — М. Балакирев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе укучылары. Спектакльнең музыкаль өлешен Илнар Фәйзетдинов җитәкчелегендәге «SFORZANDO» оркестры тәэмин итә. Мондый чаралар яшь буында татар теленә һәм сәнгатенә кызыксыну уята, дип саный оештыручылар, чөнки мюзикл һәм, гомумән, музыкаль театр бүгенге көндә иң актуаль юнәлешләрнең берсе. Актерлык, музыка, бию сәнгатләре «мюзикл» жанрында бик табигый кушыла һәм балаларның иҗади яктан үсүенә булышлык итә.
Проект авторы — Казан консерваториясенең IV курс студенты Гүзәл Абаева, режиссеры — Илгиз Разетдинов. Чараның партнерлары «Калеб» яңа буын җыены һәм «Я — ДоброТворец» дип исемләнгән социаль-иҗади проект.
«Сак-Сок канатларының сере» мюзиклы «Безнең Татарстан» яшьләр форумының финалында катнашты. Куелышның берничә номеры 21-23 апрельдәге форумның күргәзмәсендә күрсәтелде, дип белдерә матбугат сәркатибе Альбина Архиреева.