Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Кырым татарларын депортацияләү турындагы җыр “Евровидение-2016”да җиңү яулады

Кырым татарларын депортацияләү турындагы җыр “Евровидение-2016”да җиңү яулады

admin 15.05.2016

(15 май, 2016 ел) “Евровидение” 61 нче җыр конкурсында Сталин чорында кырым татарларын депортацияләү турындагы “1944” җыры иң яхшысы дип табылды. Аны Украинадан Джамала (безнеңчә — Җамала) псевдонимы белән 32 яшьлек Сусана Җамаладинова – чыгышы белән кырым татары булган җырчы башкарды.

Положение нигезендә, бу “Евровидение-2017” бәйгесенең Украинада узачагын аңлата.

Призерлар өчлегенең тавыш бирү дәвамында гел үзгәреп торуын билгеләп үтик. Профессиональ жюриның тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Sound Of Silence» җыры белән лидерлык позициясендә булган Австралия җырчысы Дэми Им ахыр чиктә икенче урынга калды. Россия өчен «You Are The Only One» («Ты – единственная») җыры белән чыгыш ясаган Сергей Лазарев өченче урынны алды.

Интрига шоуның соңгы минутларына кадәр сакланды. Бу быел бәяләү системасы бүленеше һәм профессиональ жюри белән тамашачылар фикерләре арасында кискен аерма белән бәйле булды. Россия һәм Украина арасында иң югары балл өчен көрәш барганда, нәкъ менә тамашачылар азаккы нәтиҗәгә йогынты ясады. Нәтиҗәдә, бөтен дөнья тамашачыларыннан иң күп тавыш Россия җырчысы өчен бирелде. Тамашачылар һәм профессионаллар фикерен кушкач, лидерлар өчлеге түбәндәгечә билгеләнде: Украина, Австралия, Россия.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Сабантуйлар кайчан булачак?
Далее: Бөтенроссия дин әһелләренең VII форумы якынлаша

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57