Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстан халыклары Дуслык Йорты Әзербайҗан, Кыргызстан һәм Ингушетия вәкилләрен кабул итте

Татарстан халыклары Дуслык Йорты Әзербайҗан, Кыргызстан һәм Ингушетия вәкилләрен кабул итте

admin 20.05.2016

(20 май, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында Ингушетия Республикасы башлыгы Юнус-бек Евкуров, Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе Болот Отунбаев һәм Әзербайҗан Республикасының Фәннәр академиясе тарих институты директоры Ягуб Махмудов булдылар.

IMG_5728

Кунаклар Казанда 35 илдән килгән 1,5 мең кеше катнашучы “Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit” саммиты кысаларында торалар. Юнус-бек Евкуровның Татарстан халыклары Дуслык Йортына инде икенчен тапкыр килүе. Беренче визиты өч ел элек, 2013 елның апрель аенда булды. Әлеге визит барышында ул Казан шәһәре ингушларының “Магас” милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашты. Ике як арасында Казан ингушлары автономиясенең тормышы һәм эшчәнлеге хакында фикер алышу булды. Бигерәк тә Ингушетиядән килеп Казанда белем алган студентларның югары уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә урнаштыру мәсьәләсе каралды.

IMG_5827

Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге илчесе Болот Отунбаев Татарстан халыклары дуслык Йортына тәүге тапкыр кидүе. Биредә аңа Татарстан халыклары Ассамблеясының һәм ТР кыргызларының “Ынтымак” милли-мәдәни автономиясенең күпьеллык эшчәнлек тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Кунакларга шулай ук Татарстан халыклары Дуслык Йорты музее экспозициясе тәкъдим ителде.

IMG_5901

Әзербайҗан делегациясе белән тарих фәннәре докторы, профессор, Әзербайҗан Республикасының танылган фән эшлеклесе, Милли Меджлис әгъзасы, Әзербайҗан Республикасының Фәннәр академиясе тарих институты директоры Ягуб Махмудов килгән иде. Татарстанны ТР әзербайҗаннарының “Әзербайҗан” милли-мәдәни автономиясе рәисе Субхан Ахадзаде тәкъдим итте. Очрашу барышындагы төп моментларның берсе – Әзербайҗан башкаласы Баку шәһәрендәге бер урамны татар шагыйре Габдулла Тукай исеме белән атау турындагы килешү булды.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57