(21 май, 2016 ел) 21 май көнне Татарстанда “Изге Болгар җыены” уза. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә исламны рәсми кабул итү көненә багышлана. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итә.
«Хөрмәтле татарстанлылар!
Кадерле ватандашлар!
Сезне истәлекле һәм мөкатдәс көн – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне белән тәбриклим.
Унбер гасыр элек Болгар дәүләте бөек мөселман цивилизациясенең аерылмас өлеше итеп танылды. Шул вакыт эчендә игелекле җирлеккә төшкән иман бөртекләре, шытып, бай рухи җимешләр китерделәр.
Болгарларның ислам динен кабул итүе халкыбызның һәм аның дәүләтчелегенең үсешен билгеләде. Хәнәфи мәзһәбе таралу фәнни белемнәр артуда, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр, ил эчендәге һәм халыкара бәйләнешләр ныгуда мөһим роль уйнады. Болгар дин белгечләре калдырган бай мирас күренекле татар мәгърифәтчеләре хезмәтләрендә чагылыш тапты.
Нәкъ менә бүген, 2016 нчы елның 21нче маенда, ата-бабаларыбыз ислам динен рәсми кабул иткән җирдә фән, мәгърифәт һәм аң-белем таратачак алдынгы үзәк – Болгар ислам академиясенә беренче нигез ташы салу тирән символик мәгънәгә ия. Ул диндар халкыбызның рухи яңарышка, хак белем һәм дини хәзинәләрне таратуга омтылышын чагылдыра. Әлеге уку йортын булдыру ниятен Россия Президенты Владимир Путин да хуплады.
Академия төзү эшләре Казан Мәрьям Ана иконасы соборын яңадан булдыру белән бер үк вакытта барачак — бу республика сайлаган курс эчкерсезлегенең тагын бер билгесе.
Быелгы Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көне зур һәм матур вакыйгаларга бай булыр дип ышанам.
Барыгызга да исәнлек, тынычлык, мул-имин тормыш телим. Аллаһы Тәгалә рәхим-шәфкатеннән аермасын!» — диелә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөрәҗәгатендә.