26 май көнне 18:00 сәгатьтә Татарстан халыклары Дуслык Йортының концертлар залында Грузия көненә багышланган бәйрәм концерты үтәчәк.
Программада грузин халкы мәдәнияты күрсәтеләчәк.
1918 елның 26 маенда грузин хакимияте (башлыгы – Ной Жордания) дәүләтне бәйсез дип игълан итә. Бәйсез Грузин Демократик Республикасы 1912 елның февраль аена кадәр яши. Бу вакыт аралыгында Грузияне юридик яктан ил дип Европаның (Бөекбритания, Франция, германия, Италия, Россия Федератив Социалистик Республикасы, Төркия), Азия һәм Латыйн Америкасы (Аргентина һәм башкалар) 23 дәүләте дә таный.1921 елның 25 маенда 11 нче Кызыл Армия частьләре грузин большевиклары отрядлары белән Грузиянең меньшевистик хакимиятен алып ташлый.
1991 елның 31 мартында Грузиянең дәүләт бәйсезлеген торгызу буенча референдум уза. Референдумда 90,5% сайлаучы катнаша. Аның 98,93%ты дәүләт бәйсезлеге өчен тавыш бирә. 1991 елның 9 апрелендә халык референдумы нәтиҗәләренә нигезләнеп, республиканың Югары Советы Грузиянең дәүләт бәйсезлеген торгызу турында Акт кабул итә. Әлеге Акт 1918 елдагы бәйсезлек Акты һәм 1921 елдагы Конституцияне гамәлдә дип игълан итә. Шул вакытта Грузия Республикасы Президанты вазыйфасы да кертелә.