Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ф. Мөхәммәтшин: «Безнең бурыч – Ватаныбыз горурлыгы булган мәдәни куәтне саклап калу, үстерү»

Ф. Мөхәммәтшин: «Безнең бурыч – Ватаныбыз горурлыгы булган мәдәни куәтне саклап калу, үстерү»

admin 24.05.2016

(24 май, 2016 ел) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшинның Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлый.

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле дуслар!

Сезне Славян язуы һәм мәдәнияте көне белән тәбрик итәм. 24 майда Россия Федерациясендә һәм дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә торган бу истәлекле вакыйга – бөек мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодийны искә алу көне. Борынгы славян телләренең яңгырашын үзенә туплаган, телнең нечкәлекләрен исәпкә алган үзенчәлекле «кириллица» әлифбасын бүләк итеп, алар, зур тарихи һәм геосәяси әһәмияткә ия булган көнчыгыш-христиан мәдәниятенең гомуми киңлеген үстерүгә, мәдәни һәм рухи бердәмлегенә нигез салалар.

Рус дәүләтендә әлеге язма дәүләтчелекне ныгытуда һәм милли үзаңны тәрбияләүдә зур роль уйный, мәгърифәткә, шулай ук тел, әдәбият, фән һәм сәнгать үсешенә юл ача. Ул, рухи-әхлакый кыйммәтләргә нигезләнеп, күп халыкларның мәдәниятләрен берләштерә. Хәзерге вакытта да язма сүз кешеләргә миһербанлык һәм гаделлек, дуслык һәм татулык кебек гомумкешелек идеалларын расларга ярдәм итә.

Ул чорлардан алып унбер гасырдан артыграк вакыт узган. Бүген исә XXI гасырда яшәүчеләр өчен бу вакыйга аерым мәгънә белән тулылана. Күп милләтле һәм төрле диндәге халыклар яшәгән Татарстан өчен Славян язуы һәм мәдәнияте көне – күп гасырлар дәвамында Россия дәүләте киңлекләрендә һәм Европа илләрендә үзләренең дуслык мөнәсәбәтләрен үстереп һәм баетып гомер итүче тугандаш халыклар бердәмлегенең якты символы.

Кадерле ватандашлар! Кирилл һәм Мефодийның фидакарь хезмәте белән барлыкка килгән славян язуы – чын мәгънәсендә гомумкешелек казанышы. Славян язуы һәм мәдәнияте көне киләчәктә дә халыклар арасында дуслыкны һәм диннәр арасында татулыкны ныгытырга, борынгы бабаларыбызның бай рухи мирасына якынаерга, үз әдәбиятыбыз һәм дөнья әдәбияты шедеврлары белән хозурланырга хезмәт итсен!

Мондый истәлекле даталар безне якынайта, тормышыбызны яктырак һәм кызыклырак итә, бер-беребезне яхшырак аңларга мөмкинлек бирә. Безнең бурыч – Ватаныбыз горурлыгы булган мәдәни куәтне саклап калу, үстерү һәм тагын да баету. Туган ягыбызга, туган телебезгә булган чиксез мәхәббәтне балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру!

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим. Күкләребез һәрвакыт аяз булсын!

Продолжить чтение

Назад: Татарстан халыклары дуслык Йортында Грузия көненә багышланган концерт: 26 май, 18:00 сәгатьтә
Далее: Дуслык Йорты иҗат коллективлары «Каравон»да чыгыш ясаячак

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57