Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Болгарда “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең эшлекле утырышы узачак

Болгарда “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең эшлекле утырышы узачак

admin 26.05.2016

(26 май, 2016 ел) Болгарда “Россия – ислам дөньясы” стратегик караш төркеменең эшлекле утырышы ачыла. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашачак.

Россия, Якын һәм Ерак Көнчыгышның 30 иленнән дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренең Россия экспертлары белән халыкара мөнәсәбәтләргә кагылышлы кискен мәсьәләләр, аерым алганда, экстремизмга каршы көрәш эше буенча фикер алышу һәм хәл итү юлларын таба торган мәйданчыкка әйләнде.

Быел төркем эшендә мәдәниятара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне саклау буенча Татарстан тәҗрибәсен тәкъдим итүгә басым ясалачак.

Делегатлар арасында – танылган сәясәт һәм җәмәгать эшлеклеләре, абруйлы дини лидерлар, шулай ук илләрнең элеккеге башлыклары һәм бизнесменнар бар.
Иртәгә, 27 майда Казан ратушасында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә пленар утырыш узачак, аның нәтиҗәләре буенча йомгаклау резолюциясе кабул ителәчәк. Аннары Делегатлар төркемнәре татар милли бәйрәме Сабан туенда катнаша ала.

Стратегик караш төркеме 2006 елда гамәлгә куелган. 2014 елда РФ Президенты Владимир Путин ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка төркем рәисе вәкаләтен йөкләде.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Беренче татар уен фильмы саналган “Булат батыр” киң җәмәгатьчелеккә кабат тәкъдим ителә
Далее: «Керәшен чибәре — 2016» конкурсының сайлап алу туры Казанда үтәчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57