25 июнь көнне Тәтеш районының Килдеш авылында (Татарстан) Республикакүләм “Валда шинясь” мордва (мокша) халкы мәдәнияты бәйрәме узачак.
Республикакүләм “Валда шинясь” мордва (мокша) халкы мәдәнияты бәйрәме – (җәйге кояш тотылуы) мордва халкының үзенчәлекле гореф-гадәтләрен торгызуга, этник истәлекләрне саклауга, фольклор коллективлар һәм халык осталары эшчәнлеген активлаштыруга юнәлдерелгән.
Бу көнне теләгән һәркемнең сулыкта балык тоту, балыктан тәм-том әзерләү серләрен белү һәм аш-суны татып карау мөмкинлеге булачак. Шулай ук, традиция буенча, мәйданда төрле күңел-ачу урыннары эшләяәчәк.