18 июнь көнне Әгерҗе районының Күлегаш авылында (Татарстан) Республикакүләм “Семык” мари халкы мәдәнияты бәйрәме узачак.
“Семык” Пасхадан соң 7 атна үткәч бәйрәм ителә.
Иң мөһим һәм аеруча да яратып уздырыла торган бәйрәмнәрнең берсе булган “Семык”ны билгеләп үтү белән мари халкы җәйге бәйрәмнәр циклын башлый. Рус “Семык”ыннан аерылымалы буларак, мари халкы өчен бу бәйрәмнең төп идеясе бакыйлыкка күчкән туганнарны искә алу һәм алардан йорт-җир эшләрендә уңыш сорап дога кылуда.