Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстәм Миңнеханов Дрезденда әдәби-музыкаль кичәдә катнашты

Рөстәм Миңнеханов Дрезденда әдәби-музыкаль кичәдә катнашты

admin 02.06.2016

(2 июнь, 2016 ел) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дрезденда татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичәдә катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

6(1)

Чара «Германия-Россия мәдәният институты» иҗтимагый оешмасының Камера залында узды.

Татарстан Президенты Германиягә өч көнлек (2016 елның 1–3 июне) эш сәфәре белән килүен искәртик.

Бина холлында китаплардан һәм милли киемле курчаклардан торган күргәзмә оештырылган. Әдәби-музыкаль кичәдә катнашучылар өчен Габдулла Тукай иҗаты белән танышырлык киң мәдәни программа тәкъдим ителгән иде.

«Татарлар Дойчланд» мәдәниятара интеграцион үзәге вәкилләре Тукай шигырьләрен, шул исәптән «Шүрәле»не, «Туган тел»не һәм шагыйрьнең башка күренекле әсәрләрен укыдылар.

7(1)

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Германия-Россия мәдәният институты директоры Вольфганг Шелике мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә кече ватаннары белән багланышларны югалтмаска тырышулары һәм активлыклары өчен рәхмәт белдерде.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57