Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татарстанда төрле милләт балалары өчен җәйге ял сменасы башлана

Татарстанда төрле милләт балалары өчен җәйге ял сменасы башлана

admin 02.06.2016

(2 июнь, 2016 ел) Балаларны саклау көнендә бөтен Татарстаннан җыелган 200дән артык бала быел тугызынчы тапкыр махсус күпмилләтле лагерь сменасына юл тотты. Балалар анда 18 көн дәвамында ял итәчәк.

IMG_1084

ТР дәүләт телләре һәм башка телләрне саклау, үстерү һәм өйрәнү дәүләт программасын чынга ашыру кысаларында 20дән артык милләттән булган 235 бала Биектау районының “Костер” лагерена китте. Биредә 18 көн дәвамында “Татарстан – уртак йортыбыз” күпмилләтле җәйге лагерь сменасы эшләячәк.

100 бала – Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары, калганнары – Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы этно-мәдәни компонентлы һәм күпмилләтле мәктәпләрдә белем алучылар. Алар арасында Идел буе халыклары булган татар, рус, чуаш, мари, мордва, удмурт милләтләре вәкилләре, шулай ук Азия һәм Кавказ халыклары булган әрмән, грузин, әзербайҗан, таджик, үзбәк, төрек милләтләре вәкилләре дә бар.

Тәүге тапкыр әлеге смена 2007 елда ачыла, шуннан башлап ел саен оештырыла. Аның төп максаты – мәдәниятара диалог, турыдан-туры аралашу ярдәмендә төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләре һәм мәдәнияты белән танышу.

IMG_1113

Сменаны оештыручылар балаларны татар халкының гына түгел, ә Татарстан Республикасында яшәүче башка күп милләтләрнең теле һәм мәдәнияты белән таныштырырга ниятли. Мисалга, республиканың Түбән кама районы вәкилләре чуашларның гореф-гадәтләрен чагылдырган кызыклы программа әзерләгәннәр.

“Бу сменада балалар ял да итә, белем дә туплый, – дип сөйләде Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры Майа  Хухунашвили. – безнең тәҗрибә күрсәткәнчә, укытуны һәм күңел ачу формаларын аралаштыру балалар арасындагы милләтара дуслык принципларын формалаштыруда уңай чагылыш таба”.

Сменаның тантаналы ачылышы бүген, ягъни 2 июнь көнне Халыклар Парады белән башланачак. Моннан тыш, балалар өчен Казан һәм Кырлай авылындагы Габдулла Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы буенча экскурсия оештырылачак.

Татарстан халыклары дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57