(6 июнь, 2016 ел) Иҗатының киң колачлылыгы, тирәнлеге ягыннан Александр Пушкинга тиң шагыйрьләр юк – ТР Дәүләт Советы депутаты, мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, татар язучысы һәм шагыйре Разил Вәлиев әнә шул фикердә.
“Мин кечкенә вакытта мәктәптә укыганда, Пушкинны да, Толстойны да, Максим Горькийны да татарча укып үстем. Чөнки ул вакытта, 30-40-50 нчы елларда, рус әдәбиятын, шул исәптән Пушкинны бик күп тәрҗемә иткәннәр иде. Ул тәрҗемә шулкадәр камил иде ки, Нури Арсланов, Әхмәт Фәйзинең тәрҗемәләре бүгенге көндә дә югары дәрәҗәдә санала”, — дип фикерен уртаклашты Разил Вәлиев.
Депутат билгеләп үткәнчә, Пушкинның татар каләмдәшләренә дә тәэсире зур булган. “Тукай әйтә бит – Пушкин, Лермонтовтан үрнәк алам, әкрен-әкрен югарыга үрләп барам дип. Тукайның Пушкиннан тәрҗемәләре искиткеч күп, гомумән, ул Пушкинны бик өстен зат итеп күргән, аннан бик күп нәрсәгә өйрәнгән”, — дип белдерде Разил Вәлиев.
Иҗатының киң колачлылыгы, тирәнлеге ягыннан Разил Вәлиев Пушкинны тиңдәшсез шагыйрь дип атады. “Рус һәм дөнья әдәбиятында да Пушкин аерым бер урынны биләп тора”, — диде.
Разил Вәлиев фикеренчә, рус теленең бөтен нечкәлекләрен тоеп, оста каләм белән язган кешеләрнең күбесе – башка милләт кешеләре. Ул Державин, Куприн, Карамзин кебекләрне мисалга китерде. Белла Ахмадуллинаның рус теленә могҗиза диярлек керткән язучы булуын әйтте. Безнең татарлардан Рөстәм Кутуйның рус теле нечкәлекләрен бик тирәннән белүен ассызыклады.
“Ягъни, читтән килгән кеше рус телен ныграк үзләштерә дип әйтәсем килә. Пушкин үзе дә бит Африкадан килгән кавемнең бер вәкиле, беренче шигырьләрен француз телендә язган. Әмма соңрак ул рус телен шулкадәр нык итеп күңеленә сеңдергән, бу инде чит милләт кешеләренең рус теленә мөнәсәбәте турында сөйли. Татарлар да рус теленә бик тә игътибарлы. Хәтта татарларның рус телендә акцент белән сөйләшүен дә кимчелек итеп кабул итәләр, гәрчә кавказ милләтләре вәкилләренең русча сөйләмендә дә акцент зур”, — дип белдерде Разил Вәлиев.