Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • VII Татар яшьләре форумына 700 гә якын делегат чакырулы

VII Татар яшьләре форумына 700 гә якын делегат чакырулы

admin 07.06.2016

(7 июнь, 2016 ел) 4-7 август көннәрендә Казанда VII Татар яшьләре форумы узачак.  Оешманың җитәкчесе Тәбрис Яруллин форумның программа проекты әзерләнә башлавы хакында хәбәр итте. 

“Форумда быел 700 гә якын делегат катнашачак, чакырулар   җибәрелде. Алар дөньяның 30 иленнән һәм Россиянең 60 төбәгеннән киләчәк”, — диде ул. Тәбрис Яруллин сүзләренчә, быелгы форум тулысынча проектларга багышланачак һәм секцияләр дә проектлар мәктәбе форматында эшләячәк.   Форумда катнашучылар өчен тарих һәм туризм,  татар теле һәм интернет, пиар һәм журналистика, бала үстерү һәм тәрбия мәсьәләләре, этно-мәдәни проектлар менеджменты юнәлешләрендә секцияләр каралган. “Элекке елларда без резолюцияләр кабул иткән булсак, быел проектлар мәктәбендә барлыкка килгән идеяларны, тәкъдимнәрне яңгыратуны планлаштырабыз”, — диде Татар яшьләре форумы җитәкчесе.

tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57