(21 июнь, 2016 ел) Мөслимдә чыгарыла торган татар миилли ризыкларыннан торган күчтәнәчләр җыелмасында 13 төрле ризык: корт, кайнатма, авыл каймагы, чәчәк балы, Мөслим районында җыелган үлән чәе, чәк-чәк, как, “Мөслим бармаклары” дигән татлы ризык, каклаган һәм ысланган каз, ат салосы, казылык һәм чүпрәгә салынган ипи бар.
“Мөслим продукты”н җитештерү идеясе — Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллинныкы. Продукцияне алар, җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү, әлеге күчтәнәч җыелмаларын кибетләр челтәрендә сату һәм районга килгән кунакларга җирле ризыкларны күчтәнәчкә биреп җибәрү максатыннан, җитештерә башлаган.
“Продукциябезнең барысы да − хәләл. Аларның тышлыгында Мөслимгә генә хас милли бизәкләр төшерелгән. Бу тамак туйдырыр өчен түгел, авыз итү өчен эшләнелгән әйбер”, — диде Азат Әхмәтҗанов.
Тартманы аннан соң сыерчык оясы буларак та файдаланып була.
“Мөслим продукты” проектының җитәкчесе Нияз Габдрахманов сүзләренчә, продукция, җирле җитештерүчеләргә ярдәм итүдән тыш, Мөслимдә инвестиция климатының әйбәт булуын күрсәтүне, халыкның социаль һәм икътисади активлыгын арттыруны, районның бизнес өлкәсендә мөмкинлекләрен ассызыклауны максат итеп куя.
“Ел фасылына бәйле рәвештә, әлеге җыелмаларның составы һәм милли бизәкләр төсләре үзгәрәчәк. Хәзерге вакытта эре сәүдә үзәкләре белән сөйләшүләр алып барабыз. Киләчәктә кооператив төзеп, җитештерүне киңәйтергә ниятлибез”, — дип белдерде әңгәмәдәшебез.