(7 июль, 2016 ел) Төгәл бер айдан, 7 августта Казандагы Кабан күле буенда — Ш. Мәрҗәни урамында Печән базары чарасы үтәчәк. Барысы да — ачык һавада.
«Чарада катнашу шарты – киемегездә бер генә булса да татар костюмы элементы булырга тиеш», — дип искәртә оештыручылар — Бөтендөнья татар яшьләре форумы активистлары.
Биредә татар рухлы иҗади яшьләр үз сәнгать үрнәкләрен күрсәтәчәкләр, эксклюзив әйберләрне сатып алу мөмкинлеге булачак.