(8 июль, 2016 ел) Россия халыклары Ассамблеясы президент Владимир Путинга 2018 елны Россиядә Халыклар дуслыгы елы дип игълан итү тәкъдимен юллаячак. Бу хакта Россия халыклары Ассамблеясының киңәйтелгән утырышында әлеге оешманың рәисе Светлана Смирнова хәбәр итте.
2018 елда Россия халыклары Ассамблеясы 20 еллыгын билгеләп үтәчәк. Россия халыклары Ассамблеясының хөрмәтле рәисе Рамазан Абдулатипов, үз чиратында, Ассамблеяның еллар дәвамында сыналган девизыннан файдаланып, 2018 елны Халыклар дуслыгы елы – Россия бердәмлеге дип игълан итәргә тәкъдим итте.
Россия халыклары Ассамблеясына 18 ел элек нигез салынган. Оешмага караган төп бурычларының берсе – хакимият органнары белән милли бердәмлекләр арасындагы элемтәне җайлау. Россия халыклары Ассамблеясы милли сәясәтне камилләштерү, гражданнарны милли кысырыклаудан саклау, Россия халыкларының этник үзенчәлекләренә бәйле булган җәмгыяви-икътисадый проблемаларын чишү һәм башкалар белән шөгыльләнә.
Россия халыклары Ассамблеясының киңәйтелгән утырышында Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры Ирек Шәрипов һәм ТР казахлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Сәгыйт Джаксыбаев та катнаша.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге