(12 июль, 2016 ел) 24 июль көнне Казанның Иске Татар бистәсендә хәйрия ярминкәсе узачак. Көндез 12 дә башланачак ярминкә кичкә кадәр дәвам итәр дип көтелә. Биредә милли киемнәр, бизәнү әйберләре, кул эшләнмәләре, татар телендә чыккан дисклар, китаплар, газета-журналлар, сувенирлар һ.б. тәкъдим ителәчәк.
Бу хакта “Иске шәһәр префектиурасы” хезмәткәре Ләйлә Вәлиева бәян итте. Аның сүзләренчә, ярминкә барышында берничә мәйданчык эшләячәк. Биредә милли продукция сату-күргәзмәләреннән тыш, танылган каллиграфия остасы Нәҗип Нәккашның эшләрен, Татарстан Язучылар берлеге әгъзаларының шигырь укуларын, рәссам Рушан Шәмсетдиновның иҗат җимешләрен, Иске Татар бистәсе музейлары экспонатларын тамаша кылу мөмкинчелеге булачак. Соңгылары арасында Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музее һәм Каюм Насыйри музее да бар. Моннан тыш, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары “Сәйяр” труппасына бәйле тамаша күрсәтеп, бистәнең театр тормышына кагылышлы тарихи өлешен ачып бирәчәк. Балалар өчен аерым мәйданчык булдыру планлаштырыла.
“Иске Татар бистәсе хакында күп кенә мәгълүматны туристлар гына түгел, хәтта Казанда яшәүчеләрнең дә шактые белми. Кешеләргә бистә хакында аз булса да мәгълүмат җиткерү өчен без радиода викторина оештырдык һәм аны хәйрия ярминкәсе белән тәмамларга ниятлибез. Безнең Иске Татар бистәсен төрле яктан ачасыбыз килде. Анда мәгърифәтчеләр, хәйриячеләр, дин әһелләре яшәгән, басмаханәләр эшләгән. Шуны халыкка җиткерү максатыннан оештырылачак ярминкәдә җыелган акчалар Теләче районы Иске Җөри авылында яшәүче һәм 10 ятим баланы үзенә сыендырган Мәликә апага тапшырылачак”, — диде Ләйлә Вәлиева.
Оештыручы ярминкәдә Габдулла Тукай иҗатына өстенлек биреләчәген дә билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, хәйрия акциясендә бөек шагыйрьнең әсәрләренә багышланган кул эшләнмәләре, рәсемнәрне сатып алу мөмкинлеге каралган.
“Безнең ярминкәдә тәкъдим ителәчәк товарларның бәясе кыйммәт булмаячак. Максатыбыз − товарны чыгару һәм күрсәтү генә түгел, ә аны сатып, ярдәм итү дә”, — ди Л.Вәлиева.
Концерт программасына килгәндә, биредә Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, Ранис Габбасов, Эльвира Хамматова, “Казан егетләре” һәм “Риваять” төркемнәре һ.б. чыгыш ясавы көтелә.
Әлеге чарада чыгыш ясаячак җырчыларның берсе Салават Миңнеханов үз фикерен җиткерде.
“Оештыручылар концертта катнашырга тәкъдим иткәннән соң без бик теләп ризалаштык. Әгәр дә бездән берәр нинди файда бар икән, шат кына булачакбыз. Минемчә, кайсы гына артистка мөрәҗәгать итсәләр дә, алар бу эштән баш тартмас иде. Чит шәһәрләргә, районнарга да барып, хәйрия акцияләрендә катнашучылар бар. Ул яктан артистларга афәрин диясе килә һәм җырчыларның бу гамәле белән мин горурланам. Тик соңгы арада аферистлар артып китте. Социаль челтәрләрдә ярдәм сорап язган текстрларны күчерергә (репост ясарга) сорыйлар. Күрсәтелгән номерга шалтыратсаң — телефоныңнан акча алалар. Мохтаҗларга ярдәм итү буенча мәчетләр зур эш башкара. Моның өчен мәчет хезмәткәрләренә зур рәхмәт”, — диде ул.
Кунаклар татар чәе, тәмле коймаклардан да авыз итәчәк, дип белдерде оештыручылар.