Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Милли фаст-фуд челтәрен оештырган Солтан Сафин: “Милли брендлы бизнеска ихтыяҗ зур”

Милли фаст-фуд челтәрен оештырган Солтан Сафин: “Милли брендлы бизнеска ихтыяҗ зур”

admin 15.07.2016

(15 июль, 2016 ел) Хәзерге вакытта халыкта милли брендлы бизнеска ихтыяҗ зур. Татарстанда шактый танылып өлгергән милли фаст-фуд челтәрен оештырган Солтан Сафин Татар яшьләре көннәре делегатлары белән очрашуда әнә шул хакта әйтте.

pWaG6mwDwCU(1)

Күптән түгел ул АКШның Колорадо, Вашингтон штатларында булып, тәҗрибә туплап кайткан. Анда яшәүче милләттәшләребез белән танышып аралашкан, америкалыларда аш-су бизнесының ни рәвешле үсеш алуын, татар мәдәниятенә, милли ризыкларга ихтыяҗның булу-булмавын өйрәнгән.

Солтан Сафин билгеләп үткәнчә, халык калыплашкан, инде күнегелгән әйберләрдән арыган. Кешеләрне үзенчәлекле, башка беркайда да булмаган продуктлар кызыксындыра, аларның яңалыкка омтылышы зур. Әйтик, безнең татар мәдәниятен бик азлар гына белә.

«Америка халкына бәлеш ашаттык. Аларны милли ризыкның тәме, формасы шаккаттырды. АКШ кибетләрендә чәк-чәк сатылса, аңа да ихтыяҗ зур булыр иде. Шул рәвешле, бүген милли проектлар шактый кызыксыну уята. Әлеге проектлар дизайн, архитектура һәм башка юнәлешләр буенча да гамәлгә ашырылырга мөмкин», — дип сөйләде егет.

323d4cbee32e5e5b811069a132cc0a9c_M

Солтан әйтүенчә, Татар яшьләре көннәрендә катнашучы егетләр, кызлар арасында үз төбәкләрендә милли фаст-фуд челтәрен оештырып карау теләген белдергәннәре дә булган. Яшьләр бик ачык, актив, үзләренең татар булулары белән горурланулары сизелә. Бу бик шәп, дип билгеләп үтте ул.

Сүз уңаеннан, Солтан Сафин үзе дә Татарстаннан читтә туып үскән татар егете. Тумышы белән Самара өлкәсеннән. 9нчы сыйныфны тәмамлагач, “Идел” яшьләр үзәге оештырган “Изге Болгар серләре” лагерендә катнашкан булган. Нәкъ менә шушы лагерь аркылы ул беренче мәртәбә Казан белән танышкан һәм билгеле бер вакыттан соң башкалага күчеп килгән.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57