Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мөселман яшьләре форумы Кырым татарлары Бәкир белән Айшәне кавыштырган

Мөселман яшьләре форумы Кырым татарлары Бәкир белән Айшәне кавыштырган

admin 18.07.2016

(18 июль, 2016 ел) Бу көннәрдә Болгарда мөселман яшьләренең II форумы уздырыла. Анда Кырымнан Бәкир һәм Айшә Адиловлар да катнаша. Аларны былтыр форумның беренчесе кавыштырган. Икесе бер шәһәрдә яшәсә дә, аларга нәкъ менә Татарстанда танышырга насыйп булган.

1320

Бәкир Адилов – иҗади кеше. Ул нәшидләр башкара. Шулай ук балаларга җыр буенча дәресләр алып бара. Киләсе елга Кырымның мәдәният, сәнгать һәм туризм университетында магистратура тәмамлый. Айшә исә белеме буенча — филолог. Ул кырым татар теле укыта.

“Хәләл җефетем белән былтыр Болгарда мөселман яшьләренең I форумында таныштык. Бер атна дәвам иткән әлеге чара барышында Айшә белән уртак якларыбызның күп булуы ачыкланды”, – диде Бәкир.

Яшьләрнең һәркайсы Симферополь шәһәрендә яшәсә дә, Айшәнең Бәкирнең концертларына баргалаганы булса да, аларга нәкъ менә Татарстанда танышырга насыйп булган. Кырымга кайткач, якыннан аралашуларын дәвам иттергәннәр. Моннан 3 ай элек гаилә корып җибәргәннәр.

“Без биредә таныштык. Форумның гаиләбезнең күркәм традициясенә әверелүен теләдек. Шуңа күрә быел да анда кабат катнашырга булдык”, – диде Айшә Адилова.

Бәкир билгеләп үткәнчә, дин – ул тормыш рәвеше. Моның шулай икәнлеген таныган, диннең үз-үзеңне чикләү, дөньядан ваз кичү түгеллеген аңлаган очракта гына җан тынычлыгы була. Ислам дине кешеләрне дөрес юнәлештә үсеш алырга һәм тормышның мәгънәсен аңларга ярдәм итә дип саный ул.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Татарстан Президенты Түбән Новгород шәһәрендә Федераль Сабантуйда катнашты
Далее: Фәрит Мөхәммәтшин: «Сабан туе күп милләтле бәйрәмгә әйләнде»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57