(19 июль, 2016 ел) 4-7 августта Казанда VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Форумда татар халкының телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебез үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.
VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы үз эченә “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында узучы 5 юнәлештәге пленар һәм секцион утырышларны ала. Алар арасында – “Тарих һәм туризм”, “Тәрбия һәм белем”, “Этномәдәнияти проектлар менеджменты”, “Tatweb 2.0” (Татар теле һәм интернет), “PR һәм журналистика”. “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе лекторлары – Татарстан республикасының һәм, гомумән, татар дөньясының алдынгы спикерлары һәм экспертлары. Проектлар кысаларында тренинглар, семинарлар, дискуссияләр узачак.
- 4 август: “Бөтендөнья татар кафесы” чарасы үзачак. Аның кысаларында форумда катнашучы оешмалар үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләячәк, шулай ук заманча татар музыкасы кичәсе булачак;
- 5 август: “Корстон” комплексында иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, шулай ук мәдәният, җәмгыять һәм сәясәт өлкәсендә эшләүчеләр катнашында форумның тантаналы ачылышы узачак. Шул ук вакытта татар яшьләре оешмаларының “Проектлар аллеясы” чарасы да үтәчәк. Пленар утырыштан соң “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбе форматында секцияләр эшчәнлеге башланачак. Кич белән Алинә Шәрибҗанова һәм Эльмир Низамов катнашында “Калеб” әдәби-музыкаль кичәсе узачак;
- 6 август: форумның барлык делегатлары катнашында Россиядә беренче массакүләм проектлар сессиясе, җитәкче органнарны сайлау һәм форумның пленар утырышы ябылу тантанасы үзачак. Шулай ук Кырлай авылындагы Габдулла Тукай исемендәге әдәби-мемориаль комплекска бару, Арчада шәһәр көнендә катнашу планлаштырыла;
- 7 август: “Иннополис” объектларына экскурсия һәм “Печән базары” оештырылачак.
VII Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырыла. Форум эшчәнлегендә 30 чит илдән, Россия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районарыннан 900дән артык делегат катнашачак.
Журналистлар prtatforum@gmail.com электрон почтасы яки 8 917 271 21 24 номеры аша (Гүзәлия Гиниятуллина) 1 августка кадәр аккредитация уза алачак. Журналистларны теркәү 4 август көнне (К.Маркс урамы 38/5) сәг.8:00 -13:00 дә була.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы программасы: Программа тат
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге