(6 август, 2016 ел) VII Бөтендөнья татар яшьләре форумының «Акыл фабрикасы» проектлар мәктәбендә чыгыш ясаган Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек мөдире, билгеле тәнкыйтьче Нияз Игъламов фикеренчә, татар халкын милли мәдәният кенә саклап кала ала.
Искәртеп үтик: моннан тыш, делегатларның “Тәрбия һәм белем”, “Этномәдәни проектлар менеджменты”, “Tatweb 2.0” (Татар теле һәм интернет), “PR һәм журналистика” юнәлешләре буенча үткәрелгән секция утырышларында катнашу мөмкинлеге булды. “Акыл фабрикасы” проектлар мәктәбендә Татарстанның һәм, гомумән, татар дөньясының алдынгы спикерлары һәм экспертлары чыгыш ясады.
Нияз Игъламов тарих белән 4 яшьтән бирле кызыксынуын, шулай да, аны фән дип санамавын билгеләп үтте.
«Тарих — интерпретациягә корылганлыгын иман, ышаныч ул. Әйтик, Явыз Иванның Казанны яулап алуы рус, татар һәм чит ил тарихчылары тарафыннан төрлечө күрсәтелә. Соңгы елларда рус пропагандистлары арасында Сталинның гамәлләрен аклаучылар барлыкка килде, ләкин алар да билгеле бер дәлилләргә таяна», — диде Нияз Игъламов.
Милләтне саклап калу проблемасына тукталып, спикер мәсьәләнең бүгенгәчә ачык кала бирүен ассызыклады. Аның фикеренчә, әлегә бу юнәлештә дәүләт фәлсәфәсе юк. Татарның татарга каршы көрәше дәвам итә. Югарыда телгә алынган проблеманы чишү өчен безгә дөньяга карашыбызны үзгәртергә, бердәм булырга кирәк дип саный тәнкыйтьче.
«Бүгенге татар шигърияте дөнья күләмендә иң алдынгы шигъриятләрнең берсе, минемчә. Ләкин аның вәкилләре арасында Нобель премиясенә лаек булганнары юк. Чөнки чит ил телләренә яшь иҗатчыларның әсәрләре түгел, өлкән буын шагыйрьләренеке тәрҗемә ителә. Яшьләрне Тукай премиясенә дә тәкъдим итүче юк», — дип сөйләде Нияз Игъламов.
Аның фикеренчә, милләт — ул, иң беренче чиратта, мәдәният.
«Мәдәниятебез, милли әдәбият, сынлы сәнгать, театр, музыка юкка чыга икән, республикабызның иртәгә үк башкача атап йөртелә башлавы бар. Татарстанны мәдәният, тарихи үзаң саклый», — диде чыгыш ясаучы.
Тарих буенча секция утырышында Санкт-Петербургтагы Европа университеты профессоры, тарихчы Альфрид Бустанов та катнашты. Ул үзенең чыгышында тел һәм тарихи хәтер мәсьәләрен күтәрде. Тарихчы совет чорында татар теленең ялгыш юлдан кереп китүенә, аның рус алынмалары белән чуарландырылуына игътибарны юнәлтте.
«Шулай да, узган гасырның 70нче елларында дин әһелләре, галимнәр, язучылар сөйләмендә, хезмәтләрендә саф татар әдәби теле кулланылган булса, бүген бу өлкәдә вәзгыять тискәре якка үзгәрә. Телебезне онытабыз гына түгел, без аны оныттык», — диде ул.
Альфрит Бустанов фикеренчә, бүген татарлар туган телләрен генә түгел, милли тарихны да тиешле дәрәҗәдә белми. Ул күптән түгел татар тарихына багышланган конференциядә катнашуын билгеләп, андагы чыгышларның рус тарихи чыганакларына нигезләнүен, татар чыганакларының исә бик сирәк кулланылуын әйтте.