(9 август, 2016 ел) Казанда милләтара мөнәсәбәтләр темасын яктырткан социаль роликның чираттагы төшерү эшләре төгәлләнде. Проектта Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты вәкилләре катнашты.
Роликны төшерү эшләре Татарстан Республикасы Милли музеенда барды. “ТР татар милли мәдәнияты һәм мәгариф эшчеләре ассоциациясе” төбәк иҗтимагый оешмасыннан роликта Диана Гайнатулина катнашты.
“Максатыбыз – роликның төп идеясен ачып бирү: тел – ул халыкның тарихы, борынгы бабаларыбыздан килгән иң кыйммәтле мирас. Без телнең үзенчәлеген, матурлыгын һәм көчен киләчәк буынга җиткерергә тиешбез, чөнки туган теле булмаган халык яши алмый”, — дип әйтәләр проектның авторлары, “Татарстан” ДТРК милли тапшырулар хезмәте журналистлары.
Проектта нәкъ менә тел төп урынны алып тора. Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йортының удмурт, чуаш, татар, башкорт общиналары вәкилләре, шулай ук руслар һәм марилар һәрберсе үз туган телендә бер җөмләне кабатлады – “Синең телең – синең тарихың”. Төрле телдә яңгыраса да, һәркемгә бу сүзләр яхшы аңлашыла – роликта төшүчеләр бер-берсенә охшамаган кешеләрне дә берләштерергә сәләтле көч турында әйтәләр.
Социаль роликның төп максаты – халык гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнү аша туган телне саклауда иң мөһим урынны үзеңнең мәдәни мирасыңа тартылу алып торуын аңлату. Тел ярдәмендә без аралашабыз, үз фикеребезне җиткерәбез, шул ук вакытта рухи һәм мәдәният ягыннан, белем буенча дәрәҗәбезне күрсәтәбез.
Социаль ролик “Россия 1” һәм “Россия 24” каналларында эфирга чыгачак. Шулай ук аны Татарстанның иң күп халык тупланган урамнарындагы реклама конструкцияләрендә күрергә мөмкин булачак.
Русалина Гайнатулина,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге