(2 сентябрь, 2016 ел) Сентябрь аенда «Татарстан — безнең йортыбыз» республикакүләм этномәдәни фестиваленә гаризалар кабул ителә башлый. Чараның оештыручылары булып ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты тора.
Фестиваль шушы номинацияләр буенча оештырыла: «вокал», «хореография», «нәфис сүз», «уен-кораллары музыкасы», «фольклор-йолалар куелышы», «иң әйбәт казак коллективы».
Фестивальнең муниципаль һәм зона этапларында катнашучыларны сайлап алганнан соң, җиңүчеләр Гала-концертта чыгыш ясаячак. Әлеге зур масштабтагы концерт Казанда 4 ноябрь көнне Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп оештырылачак.
Фестивальнең зона турлары Буа, Арча, Нурлат, Яр Чаллы, Казан, Лениногорск һәм Сарманда узачак.
«Татарстан — безнең йортыбыз» фестивале Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм рухи яктан үзара баюын ныгыту, Татарстанның күпмилләтле мәдәниятын популярлаштыру, үстерү һәм саклау максатында оештырыла.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге