(6 сентябрь, 2016 ел) Якутларда булган әйбер Татарстанда юк. Танылган кино белгече һәм тәнкыйтьчесе Сергей Лаврентьев республика кино сәнгате турында шундый фикердә.
“Милли республикалар арасында сезнең республика иң кызыклысы, чәчәк ата торган, иң эре һәм энергиялесе. Әмма мине гел бер сорау борчый: нишләп сездә якутларда булган әйбер юк? Әлегә мин бу сорауга җавап бирә алмый. Дөрес, сездә ярыйсы ук яхшы картиналар, сыйфатлы документаль фильмнар бар”, -диде ул. Яхшы, сыйфатлы, тулы метрлы уен фильм төшерү өчен кино студиясе кирәклеген, бу өлкәне индустриягә әйләндерергә кирәклеген дә билгеләп үтте Сергей Лаврентьев.
Кинофестивальгә быел Татарстанның 18 фильмы сайлап алынган. Шуларның 6сы кино форумның конкурс программасына узган. Татарстан фильмнары арасында Сергей Киатровның “Стрела Наследия”, Ренат Хәбибуллинның “Мечеть Мерджани. История воплощения традиций”, Руслан Вәлиевның “З/К”, Алексей Барыкинның “Семейные хлопоты”, “Варклед-Бодья”, “Планета Блогосфера”, “Апостол Поволжья”, “Декларация” фильмнары, Айдар Шәриповның “Земля одиночества”, Фирүзә Зинәтуллинаның “Гашыйк алмасы”, Светлана Калинанның “Шишел-мышел”, Наил Хәйретдиновның “Апата”, Зөфәр Хәйруллинның “По воле Бога”, Фәйзрахман Камаловның “Загадки древнего Болгара”, Әнвәр Абдрахмановның “Тайна Казанского золота”, Ришат Нәфыйковның “Наши”, Ренат Кәримов-Сайганың “Братья”, Фәнис Камалның “У каждого своя дорога” һ.б. кинокартиналар бар.
XII Халыкара мөселман киносы фестивале быел Казанда 5-11 сентябрь көннәрендә узачак. Бәйге һәм бәйгедән тыш фильмнар “Родина”, “Мир”, “Корстон” кинотеатрларында, Казан Кремлендә һәм Иннополиста күрсәтеләчәк. Фестиваль кысаларында кинематограф эшлеклеләре белән мастер-класслар, фестиваль катнашучылары белән иҗади очрашулар, кино сәнгатенең актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләр һәм пресс-конфренцияләр, шулай ук “Кино вакыты” (“Время кино”) белем бирү форумы узачак.