(8 сентябрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында «Державин утарында ел фасыллары» («Времена года в усадьбе Державина») исеме асында күргәзмә ачылды. Аның авторы — Санкт-Петербург шәһәреннән килгән рәссам, мөлаем ханым Елена Заяц. (ФОТО)
«Державин утарында ел фасыллары» — күп картиналар сериясе. Шунысы игътибарга лаек: Елена Заяц аларны бер ел эчендә иҗат иткән.
— Мин Ленинградта тудым. Кечкенә чагымнан рәсем ясадым, бу шөгыль миңа бик ошый иде. Сәләтемне күргәч, әнием мине рәсем ясау түгәрәгенә, соңыннан рәсем сәнгать мәктәбенә укырга бирде. Аларны тәмамлагач, бу шөгыльнең миңа бик хуш килүен төгәл аңладым, — дип сөйли рәссам.
Казанга Еленаның тәүге тапкыр килүе. Аны Мөселман киносы фестиваленә кунак буларак чакырганнар.
Күргәзмә ачылышы вакытында автор аның туу тарихын сөйләде:
— Мәктәптә укыган чакта классташларым белән бер бакчада ял итәргә ярата идек: шыксыз, артык игътибарга алынмаган урын, якында карангы гына йорт. Ул Польский исемен йөртә иде. Башка районга күченгәч, биредә озак вакыт булмадым, әмма ул һәрчак минем исемдә торды. Узган елны әлеге бакчаны барып күргәч, танымадым. Басмачыклар, яктырткычлар, 18 гасыр атмосферасы -минем каршымда яңа дөнья туган кебек булды, шунда ук бу урынга гашыйк булдым.
2000 ел башында Фонтакадагы Йортны (Державин утары) Россиякүләм Пушкин музеена тапшырдылар. Ул яңадан торгызылды һәм янәшәсендәге бакчасы белән бергә матурайтылды. Шул вакыттан Елена еш кына бу урынга килеп, бакча күренешләре ясаган. Бер көнне аның янына ике әфәнде — Державин музее саклаучылары килеп, әлеге бакчаның шагыйрьнеке икәнен сөйләгән. Шулай итеп «Державин утарында ел фасыллары» сериясе туган.
Күргәзмә 3 өлештән тора: «Ел фасыллары» исемен йөрткән пейзажлар, чәчәкләр һәм Державин әсәрләренә иллюстрацияләр. Бу — акварель, иң катлаулы техникаларның берсе. Елена төрле жанрларда иҗат итә, әмма акварельны ул барыннан да якынырак күрә.
«Алтын көз» дип исемләнгән икенче эшендә Төньяк башкалага аеруча хас булмаган якты кояш мизгелен күрергә мөмкин. Ул янып торган кебек. Моңа рәссам һава торышы ярдәме белән ирешеп булды дип. Эссе булмаса да, буяулар һәм кәгазь бите тиз кипкән, шунлыктан контраст төсләргә ирешеп булган.
Санкт-Петербургтан килгән күргәзмә белән теләгән һәркем таныша ала. Экспозиция Дуслык Йортында 7 октябрьгә кадәр эшләячәк.
Эльмира ШиҺапова,
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге