(11 сентябрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында абхаз милли-мәдәни автономиясен барлыкка китерү мәсьәләләре буенча оештыру җыелышы узды.
2012 елда үткәрелгән Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 61 кеше үзен абхаз милләтенә керткән. Дуслык Йортында узган җыелышта, оештыручылар сүләренә караганда, милли-мәдәни автономияне булдыру идеясе инде күптән барлыкка килгән.
Ачык тавыш бирү юлы белән инициатив группа оешманың булачак рәисен, урынбасарларын һәм ревизорын сайлады. Рәис булып танылган адвокат Тамази Кварацхелия билгеләнде.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге