(22 сентябрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында «Татарстан халыклары милли ашлары» конкурс-фестивале үтте. Милләтара гастрономик бәйрәм Казанда быел икенче тапкыр узды. (ФОТО)
Конкурс-фестивальне ТР Яшьләр эшләре һәм
Конкурста катнашучылар аш-су йолалары аша кунакларны һәм жюрины төрле халыкларның мәдәнияты белән таныштыра алды. «Пешерү осталыгы» классында конкурсантлар үз милләтләренә хас булган ризыкларны тәкъдим иттеләр. Моннан тыш «Арт-класс» номинациясе дә каралган иде. Биредә авторлар азык-төлектән ясалган сәнгать эшләнмәләре белән таныштырдылар.
Конкурсантлар, ягъни 13 команда, призлар өчен көч сынашты. «Татарстан халыклары милли ашлары» конкурс-фестиваленең Халыкара сервис көллиятендә үткән ачылышыннан соң катнашучылар аш бүлмәсендә үз эшен башлады. Конкурсның шартлары буенча аларның барысына да аш-су әзерләү һәм аны бизәү өчен төгәл ике сәгать вакыт бирелде.
Татарстан халыклары Дуслык Йортында Россия һәм дөньяның төрле почмакларында яшәүче халыкларга хас булган тәм-томнарны тәкъдим иттеләр. Һәр катнашучының өстәле тәмле ризыклар белән генә түгел, ә үз милләтенә хас булган атрибутика белән дә бизәлгән иде. Конкурс тамашачылары күңеленә хуш килгән һәр тәм-томны татып карый алды.
Конкурның нәтиҗәләре буенча 1 урынга татар ашлары лаек булды, 2 урынны әзербайҗан һәм 3 урынны таджик тәм-томнары яулады. Тамашачылар мәхәббәте призын Татарстан греклары милли-мәдәни автономиясенең яшьләр бүлегенә бирделәр.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге