Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык Йортында «Голос» проекты катнашучылары турындагы фильм тәкъдим ителде

Дуслык Йортында «Голос» проекты катнашучылары турындагы фильм тәкъдим ителде

admin 25.09.2016

(25 сентябрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында Татарстан Республикасыннан «Голос» телепроектында катнашкан башкаручылар турындагы «Право на голос» документаль фильмның премьерасы үтте.

Фильмда эксперт булып РСФСР халык артисты Ренат Ибраһимов чыгыш ясады. Фильмны төшерүчеләрдән кала чарада «Голос. Дети» проектының 2 сезоны катнашучысы Рената Таҗетдинова да бар иде. Тамашачылар кунакларның барысы белән дә аралаша һәм аларга кызыксындырган сорауларын бирә алды.

IMG_0362

Тамашачыларның игътибарын аеруча да шушы ук чарада күрсәтелгән «Тайна казанского золота» фильмы җәлеп итте. Аның сюжетына 1918 елда булган Гражданнар сугышы вакыйгалары салынган. Әлеге фильмны караганнан соң тамашачылар һәм кунаклар үзара фикер алышуны дәвам иттеләр. Ике фильмның да режиссеры булган Энвера Габдрахманова сүзләренчә, «Право на голос»ның әле дәвамы да булачак: проектта жюри әгъзаларының берсе булган Дима Билан белән интервью яздырылачак.

Тиздән әлеге фильмны тамашачылар Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты Порталында күрә алачак.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Фәндәс Сафиуллин: «Дөнья беткәндә ике генә кеше калса, шуларның берсе татар булсын иде»
Далее: Эстония татары Фәүзия Һадиуллина: «Эстоннар «пәрәмәч» сүзен акцентсыз әйтәләр»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57